Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин хәзер яшь буынны аңламыйм. Милли мәсьәләләрдә кыюрак, батыррак булыгыз!" - Искәндәр Гыйләҗев

Яңа буынны аңламыйм – Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Казан (Идел буе) федераль университетының Фиолология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Акыл фабрикасы" чарасында шулай дип белдерде. Биредә төрле курс студентлары өчен тарих белгечлегеннән белем бирә торган Public history буенча 50дән артык темага лекторий уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, чараны ачып җибәреп, студентларга аның лекция түгел, ә ирекле рәвештә фикер алышу кебек узачагын әйтте. Студентларны җанландырып җибәрү йөзеннән, ул аларны башта "Иҗтимагый оешма нәрсә белән шөгыльләнә?" дигән сорау белән сынады. Студентлар,  үз җавап вариантларын әйтеп, әкренләп активлашып китте. Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумының да иҗтимагый оешма функцияләре үтәгәнен, аның максат-бурычлары турында сөйләде. "Тарих соңгы вакытта популяр темага әверелде. Элек тарих турында ниндидер идеологлар кабинетларда фикер алыша иде, хәзер аны киң җәмәгатьчелеккә, халыкка чыгарыр вакыты җитте. Ул кино сәнгатенә, медиага да үтеп керә башлады", – дип, ул студентлар өчен дә тарих турында ачыктан-ачык сөйләшүләр уздыру әһәмиятен билгеләп узды. Искәндәр Гыйләҗев яшь буынга бик үтемле тел белән үз киңәшләрен бирде. Ул күбрәк смартфон дөньясына чумып, тарихка битараф булган, "буш" күзле яшьләрнең күп булуына борчылуын белдерде. "Мин хәзер яшь буынны аңламыйм, кызыксыну хисе аз булуына да гаҗәпләнәм. Хәзерге яшьләрдә үз телебезгә нейтраль караш, битарафлык сизелә, гәрчә нәкъ менә тарих, мәдәниятне саклау аша да үсәргә, яңа технологияләрне өйрәнергә була. Милли мәсьәләләрдә кыюрак, батыррак булыгыз, тыйнаклыгыгызны артка чигерегез. Иреклерәк, җаваплырак булыгыз. Дөньяга артык яраклашсак, гел буйсынып яшәсәк, үз йөзебезне югалтачакбыз. Татарларны хәйләкәр дисәләр дә, без башкаларны санлыйбыз, тыңлыйбыз. Без тыйнак булырга өйрәнгән, ментальлегебез шундый. Ә бу кайчак тел, мәдәнияткә зыян китерә. Иң зур киңәш – бу хакта уйланыгыз. Сезгә, яшьләргә, өмет зур. Бик үтенәм, без күп түгел, 10-15 елдан тагы да кимрәк булачакбыз, үзебездән башка безне беркем сакламаячак. Без милләт буларак сакланып калырга тиеш. Йокламагыз, уяныгыз, аралашыгыз, эшләгез! Балаларыгызны, оныкларыгызны татарча тәрбияләгез", – дип мөрәҗәгать итте галим. Ул студентларга университетта мондый чараларны файдалы уздырырга, дикъкать белән тыңларга киңәш итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев