Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин һәрвакыт үземнән күпмедер дәрәҗәдә өстәрәк, акыллырак кешеләр янында булырга тырыштым" - Разил Вәлиев

Халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган кичә котлауларга корылган юбилей кичәсе буларак түгел, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачыга 4 сәгать буена затлы шигырьләр һәм җыр тыңлап ләззәтләнергә мөмкинлек булды. Кичәнең беренче өлешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шигъри-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Әлеге композиция театр репертуарында “Язмышым юллары” шигъри спектакле буларак бара. Спектакльнең режиссеры – Рәшит Заһидуллин, ул Резеда Сәләхова инсценировкасына нигезләнеп эшләнгән. Әдәби спектакльдән бер эпизод – лирик герой яшьлегендәге бер хатирәне яңарта: дусты Алмазга әтисе немец гармуны алып биргән. “Өйдә һәм клубта гына уйнарсың, юешләргә ярамый, күреге кубар”, - дип кисәткән нык итеп. Егетләр, Алмазның әтисен "көйләп", гармунны Сабан туена алып чыгарга да рөхсәт алалар. Аннары лирик геройның өенә кереп чәй эчәләр, чәй табыны мунча алдына күчә. Ул да булмый, лирик герой Алмазның ләүкәгә утырып гармун тартканын тасвирлый. Гармунның күреге куба, әлбәттә. “Әйе, булды андый хәл. Разил үзенчә интерпретацияләп, чын булганны язган, - дип, сюжетны шәрехли Разил Вәлиевнең авылдашы һәм балачак дусты Алмаз Хәмзин. – Казанга алып барып ябыштырттым да, әле дә уйныйм мин ул гармунны...” Кичәнең беренче бүлегендә сүз өстенлек итсә, икенче бүлектә сәхнәдә җыр патшалык итте. Җырлар Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” оркестрына кушылып башкарылды. Алып баручылар берничә сүз белән генә җыр тарихына да тукталдылар. Әйтик, халык көенә башкарыла торган “Дулкын” җырын шагыйрь Илһам Шакиров үтенече буенча бер сәгатьтә язган. Татар халкының бөек җырчысы “Мелодия”гә җыр яздырырга килгән. Әмма халык җырының сүзләрен ошатып бетермичә, Мәскәүдә Әдәбият мәктәбендә укып йөргән яшь шагыйрь янына яңа җыр сүзләре сорап килгән. Әлеге җырны сәхнәдән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев башкарды. Шагыйрьнең утыз, кырык, илле ел элек язылган җырларын Рафаэль Сәхәбиев, Резеда Галимова, Венера Ганиева һәм Ренат Ибраһимов кебек танылган җырчылар белән бер сәхнәдә яшь җырчылар - "Голос. Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәниз Габбазов, Рөстәм Насыйбуллин, Энҗе Шәйморзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов,Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов халыкка ишеттерде. Разил Вәлиев шигырьләрен Камал театры артистлары - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкарды. Кичә, шлбәттә, бөтенләй котлауларсыз булмады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйрен котлап, түбәтәй кидерде, Коръән белән дисбе бирде һәм алдына намазлык җәйде. Аннан соң сәхнәгә күтәрелгән төрки кардәшләр – Разил Вәлиевнең гомерлек дуслары - Алтай халык шагыйре Бронтой Бедюров, шагыйрь һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Диман Белеков һәм Саха-Якутиянең Дәүләт киңәшчесе, режиссер Андрей Борисов татар халкына ихтирамлы сүзләр белән сугарылган котлаулардан соң шаяртып тәңречелек элементы булган камчы белән шагыйрь тирәсеннән “явыз рухларны” “кудылар”. Иҗат кичәләренең бер алыштыргысыз өлеше – якташлары котлавы була. Разил Вәлиевне сәхнәдән Түбән Каманың гармунчылар ансамбле котлады. Арабыздан китеп барган күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин белән бүген дә актив иҗат итүче әдип Марсель Галиев тарафыннан дуслары Разил Вәлиев турында шаяртулары төшереп алынган видеоязма, мөгаен, кичәнең кульминацион ноктасы булгандыр. Чөнки Туфан Миңнуллинның мәзәкләрен тыңлаганда, аны юксынып, күз яшьләрен сөртеп алган тамашачылар байтак иде. “Ел башыннан бирле юбилей үткәреп, “шәхес культы” башланмаса ярый инде, - дип шаяртудан башлады кичәне йомгаклаганда Разил Вәлиев халкына рәхмәт сүзен. – 70 яшь уйландыра инде. Камал театры яныннан үтеп барам: чабата кадәр хәрефләр белән “70 яшь” дип язып куйганнар – ә мин бер күземне капладым да, “яшь” дигән сүзгә карадым. Шулай яшь булып яшим әле”. “Мин һәрвакыт үземнән күпмедер дәрәҗәдә өстәрәк, күпмедер дәрәҗәдә акыллырак кешеләр янында булырга тырыштым – минем, мөгаен, бөтен серем дә шундадыр, - дип җитди дәвам итте шагыйрь. - Минем дусларым Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Миркасыйм Госманов, Индус Таһировлар булды. Сәясәт өлкәсендәге остазларым Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин булды. Әмма иң зур рәхмәтем халкыма”, - диде ул һәм чыгышын яңа шигырьләре белән йомгаклады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев