Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин бүген спектакльне русча уйнасам, театрда Туфан Миңнуллин рухына тап төшерер идем" - Рөстәм Галиев

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев татар театрларының балалар өчен спектакльләрне русча уйнавы белән килешми. “Бу әйберләр ишетелеп тора – татар театрлары русча уйныйлар. Мин үз-үземә алай эшләмим дип сүз бирдем – минем театрым - татар драматургы Туфан Миңнуллин исемен йөрткән татар театры. Туфан  - гомере буе татар милләте өчен көрәшкән язучы, җәмәгать эшлеклесе, олпат язучыбыз. Әгәр дә ки мин бүген  спектакльне русча уйнасам, театрда мин аның рухына тап төшерер идем. Мин шушы театрда эшләгән вакытта безнең театрда русча спектакль уйналмас”, - ди ул. Театр, үзенә татар тамашачысы әзерләү өчен, “Бишегем” проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында театр артистлары шәһәр мәктәпләре һәм гимназияләрендә балалар белән очрашалар. Проект әдәбият, мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, туган телне саклау һәм үстерү, театр сәнгатен балалар арасында популярлаштыруга йөз тота. Иҗади очрашулар вакытында спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә, җырлар яңгырый, туган җир, туган тел, театр турында сөйләшенә. “Мәктәп балалары турында күп уйланабыз. Балаларга үзебезнең әкияти спектакльләребезне дә, зурлар өчен куелганнарын да күрсәтәбез. Аларны тамашачы буларак тәрбиялибез, - диде Рөстәм Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Шул максаттан театрда “Бишегем” дигән яңа проект оештырдык. Без балалар белән “әннәм”, “мәммәм” сүзеннән башлап, бүгенге көн театрына килеп җитәбез. Бу проект - язучыларны, шагыйрьләрне, җырчыларны үз эченә алган программа - киләчәктә дә матур гына эшләр дип уйлыйбыз”. Сүз уңаеннан, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казанга рус телендә куелган ике балалар спектакле алып килде. Театр җитәкчелеге моны башкорт телендәге балалар спектакльләренә тамашачы җыюы авыр булу белән аңлата.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев