"Мин бик күп күренекле шәхесләрне беләм, әмма Фатиха апага җиткәне юк" - тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды. Музейда җыелган экспонатлар тарихы белән Фатиха Аитованың гомер юлын “Ил язмышын салып иңнәренә” китабында җентекләп өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова таныштырды.

Фатиха Аитова 1866 еның 5 гыйнварында Троицк шәһәрендә 1 гильдия сәүдәгәр миллионер Габделвәли Әхмәтҗан улы Яушевның гаиләсендә туа. Аны француз гувернаткалары тәрбияләгән. 1887 елда Фатиха Яушева Казан бае Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка дүртенче хатын булып кияүгә чыккан.

Открытие музея Фатихи Аитовой

10 ел үткәч, Фатиха Аитова әтисе Гаделвәли Яушев мирас итеп калдырган 100 мең акчага ире Сөйләйман ярдәме белән зур авырлыклар кичереп, Казанда  татар кызлары өчен заманча мәктәп салдырган. Укыту да, мәктәп формасы да, хезмәт хакы да – барысы өчен дә Фатиха Аитова түләгән. Тәэминә Биктимерова сөйләвенчә, бу мәктәптә җырчы Гөлсем Сөләйманова укыган, актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны монда кунакка чакырганнар. “Композитор Сара Садыйков да бу мәктәптә белем алган. Аның монда башка укучылар белән төшкән фотосы да бар. Аның бу фоторәсемгә карата истәлекләре дә сакланып калган. Үзенең әйтүе буенча, фотограф аларны төшерергә килгәч, ул артка борылган булган һәм фотога аның яулыгы гына кереп калган”, - дип сөйләде Тәэминә Биктимерова.

Аның әйтүвенчә, Фатиха Аитова кызларны кул эшләрен эшләүгә, дин белеменә өйрәтүдән кала алардан чын татарның мәдәниятын, мәгарифен саклый белүче осталар әзерләргә уйлаган. “Безнең мәгариф тарихында моңа тиңнәр юк. Мин бик күп мәктәпләр ачкан, бик күп ярдәм иткән кешеләрне беләм, әмма Фатиха апага җиткәне юк”, - диде Тәэминә Биктимерова.

1917 елгы февраль революциясе шаукымы белән Фатиха Аитованың гаиләсенең барлык милкен тартып алганнар. 1918 елда Фатиха Аитованың Казанда татар кызлары дөньяви мәктәбе ябылган һәм икенче баскыч урта мәктәп итеп үзгәртелгән.

“Фатиха Аитова беркемгә кирәксез калган. Шуның кадәр изгелекләр эшләп тә, язмыш аңа шуның кадәр рәхимсез булганын мин аңлый алмыйм. Күп кенә яхшы кешеләргә бу дөнья тар. Язмышлары да бик аныч. Шушы кызлар гимназиясенә Фатиха Аитова исемен бирүне мин башлап йөрдем. Каршылыклар күп булды. Минем бармаган, какмаган ишекләрем калмады. Теләгем Фатиха апаның музеен да ачтыру иде. Рәхмәт. Безгә бу музейны ачтыруда Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина бик нык ярдәм итте. Ул Троицкка барып, аннан Фатиха Аитова архивыннан 88 фоторәсем алып кайтты. Биредә Фатиха апаның бала чагы, аның әнисенең рәсемнәре. Аннан соң 12нче татар кызлар гимназиясенең элекке директоры Илһамия Тимеркаева, Роза Туфитуллова берөзлексез йөреп торып, бу изге эшне башкарып чыгуларына рәхмәт”, - диде Тәэминә Биктимерова.

Аның әйтүенчә, Фатима Аитованың язмышын яктыркан “Ил язмышын салып иңнәренә” китабында күп мәгълүматлар белән бүгенге көн арасында зур аерма бар. “Мин ул вакытта Троицкка бара алмаган идем. Фатиха Аитованың туганнарына күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп Фатиха ападан калган әйберләрне дә сорадым. Бирмәделәр. Кызыксыну күрсәтмәделәр. Шуңа күрә бүген аларның туганнарын да чакырмаска булдык. Мине гафу итсеннәр”, - диде Тәэминә Биктимерова.

Белешмә өчен: Уку йорты хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән 1993 елда башлангыч мәктәп-прогимназия буларак ачыла. 1996 елда гимназия итеп үзгәртелә. Драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән 2011 елда гимназия барлык уңайлыклары булган яңа бинага күченә. Хәзерге көндә 12нче татар кызлар гимназиясе Фатиха Аитова исемен йөртә.

Фатиха Аитова (Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм аның 1907-1918 еллардагы җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: