Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин бер гаиләдән ике даһи чыгуына ышанмыйм" - Ленар Мөхәммәдиев

Күп кенә сәләтле яшьләрнең Татарстаннан чит илләргә чыгып китмәве туганнардан аерыла алмау белән бәйле. “Татар-информ” агентлыгына интервью биргән Америкага күченгән татар егете Ленар Мөхәммәдиев шулай дип саный. “Мин әйтер идем: Татарстан халкының, татармы ул, урысмы, үзенең менталитеты бар. Бөтенләй башкача уйлый, башкача фикер йөртә торган халык бу. Татарстанда дустанә мөнәсәбәтләр, нәсел мөнәсәбәтләре башкача төзелгән, туганлык җепләре көчле”, - дип белдерде Ленар Мөхәммәдиев. Аның фикеренчә, “Әти-әни, туганнарны ничек калдырып китим” дип фикер йөртә алар. Татарларда төпчек булып калу дигән әйбер бар бит”, - дип шул традициягә тугры калучылар булуын да билгеләп узды. “Татар менталитетында туганнарча үлеп тору, үзең өскә менсәң, туганнарны гел өстерәү кебек күренеш бар. Моның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Туганнарның бер-берсенә ярдәмләшеп торуы, әлбәттә, бу яхшы. Әгәр берәр кеше түрә булып, үзенең туганын урынбасар итеп куя икән, бу начар. Мин бер гаиләдән ике даһи  чыгуына ышанмыйм”, - диде Ленар Мөхәммәдиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев