Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин белгән Тукай шигырьләрен язучыларның кайберләре белми дә торгандыр әле" - Шамил Әхмәтҗанов

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. «Кандидатурамны Тукай премиясенә куйгач та, мин аның акчасына кызыкмадым. Тик бер генә нәрсә этәргеч бирде: бер кешенең күкрәгендә, шушы Тукай лауреаты медален күргәч, уйланып куйдым... Берничек тә лаек булмаган килеш, күкрәгенә медаль тагып, халык арасында йөрүе мине сагайтты. Мин бит Арча районыннан, Тукай малае. Без бит кечкенәдән Тукай иҗатын өйрәнеп үстек. Мин белгән Тукай шигырьләрен бәлкем, язучыларның кайберләре белми дә торгандыр әле», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә халык җырчысы. Шамил Әхмәтҗанов репертуарында Тукай сүзләренә, Тукай шәхесенә багышланган әсәрләр шактый. Җырчы «Туган җирем» (Г.Тукай сүзләре, М. Мозафаров музыкасы), «Арча» (халык җыры), «Сорнай моңы» (Ш.Хөсәенов сүзләре, Р. Яхин музыкасы), «Бик сагынган чаклар була сине, Тукай» (С. Хәким, С.Садыйкова музыкасы) әсәрләрен югары сәнгати дәрәҗәдә башкарганы өчен республиканың олуг бүләгенә тәкъдим ителде. «Башкарган әсәрләремне барлап чыкканнан соң, шактый җыелганнар икән, дигән уйга калдым, – ди Шамил Әхмәтҗанов. – Быел Татарстан дәүләт  җыр һәм бию ансамблендә җитәкчеләр  үземне дәгъваладылар да, ярар дигән нәтиҗәгә килдем. «Ни өчен миңа бирмәделәр?» икән, дип йөрүчеләр дә, үз кандидатурасын кат-кат куючылар да бар...  Дөресен әйткәндә мин андый кеше түгел, «Шамил монда нәрсәгә кергән инде», дип төртеп чыгарсалар,  икенче тапкыр  кандидатурамны куйдыртмаячакмын. Халыкның сулышын тою, минем турында нинди фикерләре бар, үземнең нинди кеше икән, дигән сорауга җавап алу өчен генә бу җитди адымга ризалаштым».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев