Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин – бәхетле, чөнки ...яшим"

Берничә ел элек “Шифалы су” санаториенда ял иткәндә, нефть төбәгеннән килгән Галимә ханым (исеме үзгәртелде) белән танышкан идем. Зәвыклы итеп киенгән, чамасын белеп бизәнгән нәзакәтле ханымның яшкелтсу-соры күзләре һәрдаим очкынланып тора, хәрәкәтләре җитез, гәүдәсе җыйнак, йөзеннән елмаю китми. Шаян сүзләр сөйләп, янәшәдәгеләрнең күңелен күтәрә белүе ни тора! Аннан ниндидер эчке нур, җылылык түгелә сыман, аралашкан саен, якынрак була бара. Гайбәт сөйләми, сүз йөртми, берәүне дә гаеп итми, күңелгә ятышсыз нәрсәләр турында ишеткәндә, колак яныннан уздырып җибәрә белә. Беренче карашка, аннан да бәхетлерәк беркем юк кебек тоелган иде миңа. Якыннан аралашып, серләр бүлешә башлагач, аның күркәм сабырлыгына шаккаттым. Моңарчы Галимә күргән хәсрәтләр, кимсетелүләр, сызланулар, җан әрнешләре, тән газаплары аның турында роман язарлык булган икән... ...Читтән кайткан авылдашларына ияреп, бәхет эзләп, унсигез яшендә туган йортыннан чыгып киткән ул. Казах даласындагы караңгы кышлакта авыр хезмәт башкару, яратмыйча кияүгә чыгу (кырдан эштән кайтып килгәндә, яман бәндәләр аны урлап, хатыны үлгән җиде балалы казах картына сатканнар), күп еллар дәвамында каты бәгырьле, түбән җанлы бәндәнең колы булып иза чигү, туган ягына кайтып, газиз әнисен бер күрергә тилмереп яшь түгүләр... Карт ирнең вафатыннан соң, йола кушканны үтәп, аның туганнары Галимәне мәҗбүриләп үлгән иренең акылга зәгыйфь энесе белән никахлаштырганнар. Кимсетелү-кыерсытылулар моның белән генә бетмәгән әле. Зәгыйфь яшь ир ундүрт яшьлек олы кызын мәсхәрәләгәнне белеп алгач, Галимә өч баласын ияртеп өйдән чыгып качкан. Актүбә тимерьюл станциясенә барып җиткәнче, кайнар ком ерып, 35 чакрым юлны җәяү тәпилиләр алар. Сандалилары ертылып, аяклары суелып, шешеп чыга. Бер генә уй: исереп йоклап калган вәхши ир иртәнгәчә уянмасын да, дөясенә атланып, берүк арттан куа чыга күрмәсен! Кесәдә бер тиен акчасы, алмашка кием-салымы юк килеш, бары тик Ходай ярдәменә өметләнеп, чарасызлыктан озын-озак юлга кузгала хатын. Ярый әле үзе белән документларын алырга акылы җитә. Ул чакта бәхеткә Казан-Ташкент поезды йөреп тора. Билет алырга акчасы булмаганлыктан, Галимә никах балдагын, алтын колак алкаларын вагон хезмәткәренә суза. Юлда качакларны кызганып, кайнар чәй эчертәләр, җылы ризык бүлешәләр. – Үзебезнең Бөгелмә станциясенә төшкәч, сөенечемнән кара җирне кочаклап еладым,– ди Галимә. – Чит кешеләр сәерсенеп карап киткәндер инде. Ә мин коллыктан котылуыма шатланып туялмадым. Туган авылыма кадәр кырык алты чакрым араны узып баручы әле бер, әле икенче машинада кайттык. Әни безнең йолкыш кыяфәтне күргәч, аптырап калды. Башта танымый торды, аннан кычкырып елап җибәрде. “Хәер соранырга кергән чегәннәр дип белдем мин сезне”, – диде. Әллә соңгы көннәрдә кичергән тетрәнүләрдән, әллә климат алыштырудан, олы кызымның температурасы кырыкка күтәрелде, ул саташып авырып ята, ә минем дару алырга бер тиен акчам юк. Казахстан полисы Татарстанга яраклы түгел. Өйдә өйләнгән энем, аның биш баласы янына өч кызымны сыйдыру авырга киләсен чамалыйм да бит, тик нихәл итим?! Колхозларның җаны чыкмаган иде әле ул чакта. Тәвәккәлләп, хуҗалык рәисе янына кердем. Нинди эш кушсагыз, шуңа риза, тик тавык кетәклеге чаклы гына булса да, торак белән тәэмин итсәгез иде! – дип ялындым. Алланың рәхмәте, эше дә, йорты да табылды. Тора-бара барысы да җайланды. Балаларым кул арасына керде, әйбәт укыдылар. СССР таркалып, дөньяның асты өскә килгәч, күмәк хуҗалыкта хәлләр мөшкелләнде. Бервакыт иртән эшкә килешебезгә, фермадагы йөз башка якын сыердан җилләр искән иде. Акчасыз, эшсез хәлдә – төп башына утырып калдым. Шул чактагы тетрәнүдән күкрәгемә яман шеш чыкты, бер-бер артлы ике операция кичердем. Сырхауханәдә кулыма “Радость внутри нас” дигән китапчык килеп эләкте. Һинд йогаларының бу трактатын әллә ничә кат укып чыктым, андагы мантраларны ятлап бетердем. Иртән торсам, кич ятсам, дога урынына әлеге сүзләрне әйтә башладым: “Мин – бәхетле, чөнки яшим, сулыйм, аякларым атлый, күзләрем күрә, башым эшли. Моңа сөенергә, өметне өзмәскә, һәрдаим хәрәкәтләнергә кирәк. Сөенү өчен сәбәпләрне читтән түгел, бары тик үземнән эзләп табарга һәм югалтмаска тырышырга, булган кадәресенең кадерен белергә тиешмен. Күңелемнән кара уйларны, хәсрәт-үпкәләрне, тәнемнән чирләрне куып чыгарам. Моңарчы миңа авырлык китергән бөтен кешеләрне гафу итәм. Кичерә, гафу итә белү – үзе зур бәхет. Ходай барысын да күреп тора, үз урынына куя. Янәшәмдә хәле минекеннән авырраклар бихисап, яшәү яме шуларга ярдәм итүдән тора”. Ихлас күңелдән шуларны кабатлап йөрүнең, ни гаҗәп, файдасы тиде бит. Терелеп аякка бастым. Иң кызыгы шунда: сырхауханәгә яман чир белән кергән идем, каты авырудан котылуым өстенә, үзе дә күпне күргән, олы хәсрәт кичергән миһербанлы ир белән танышып кайттым. Аның хатыны яңарак кына яман чирдән дөнья куйган, минеке сыман, өч баласы ятим калган иде. Ярты ел дигәндә, ике гаиләне берләштереп куйдык. Ул чакта мондый җитди адымга ничек тәвәккәлләгәнмендер, хәзер дә шаккатам. Балаларыбыз үзара дус, тату, аралашып яшиләр. Күбесе гаилә корды инде. Икебез дә пенсиядә, оныклар сөябез. Ирем нефтьче иде, хезмәт хакын мулдан алды, эчмәде, тартмады, балаларны “минеке”-“синеке”нә аермады. Үзем сату-алу белән шөгыльләндем. Болын кадәр йорт салып кердек. Бөтен нәрсәбез җитеш. Җан тынычлыгына ирешүем үзе ни тора! Җаны тыныч кешенең тәне сызламый аның, күңеле һәрчак көр була. Әйтәсе килгән сүзем шул: авырлык килде дип, беркайчан да үзеңә кул селтәргә ярамый. Кара төннән соң һичшиксез якты таң ата, баш очыбыздагы авыр болытларны җитез җилләр куып тарата, якты кояш балкый башлагач, бар дөнья ямьгә күмелә. Бәхетле буласың килсә, шуңа омтыл, яшәү ямен күңел күзең белән күрергә өйрән! Уй-фикерләр гамәлгә аша бит алар. Шуңа күрә бары тик якты уйлар диңгезендә йөзәргә кирәк! Бу гыйбрәтле язмам кемнең дә булса күңелен җылытыр, авыр хәсрәтен җиңеләйтер, шәхесне һәлакәткә илтүче начар адымнан саклап калыр дип өметләнәм.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев