Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин 6 ел Гонконгта инглиз теле укытам" - Илнур Миңнәхмәтов (ӘҢГӘМӘ)

Берничә ел күргәнем, очратканым юк иде. Башкалабызның Бауман урамында күрештек. Илнур Миңнәхмәтов – Түбән Кама егете. 2008 елны КДУдагы татар филологиясе факульте­ты­ның татар-ин­глиз телләре бүлеген тәмамлады. Укуын тәмамлаганнан соң, башкалабыздагы 19 гимназиядә – өч ел, 2нче лицейда бер ел инглиз теле укытты. Казан мәктәпләрендә дүрт ел эшләде дә... юкка чыкты. “Син хәзер кайда, ни-нәрсә кыласың?” – дип кызыксындым.   – Мин алтынчы ел Гонконгта эшлим. Дәүләт мәктәбендә инглиз теле укытам. Казанда эш­ләгәндә дусларым, әле син – өй­ләнмәгән, максатчан, үҗәт егет, инглиз телен яхшы беләсең, нигә кайсыдыр бер чит илгә барып укытмаска, дип тәкъдим иткән иде. Чыннан да, яхшы фикер дип килештем. Кызыксына башладым. Дубайда, Катарда инглиз теле укытучылары кирәк, шартлары яхшы иде. Интернетта эзләнә торгач, Гонконгта да их­тыяҗ барлыгын күреп, анда мөрә­җә­гать иттем. Килегез, диделәр. Бер елга куян тиресе дә түзә, шартлары ошамаса, башка җиргә күчеп була бит, барып карыйм әле дидем. – Гонконг – шул ук Кытай бит инде?.. – Әйе, Кытай. Әмма кайбер ке­шеләр аны аерым дәүләт дип исәпли. Макао кебек ул да – Кытай­ның бер административ төбәге. Гонконг 1997 елга хәтле Англия колониясе булган. Англия егерме ел элек аны кире Кытайга кайтара. Без быел июльдә әлеге кире кайта­руның егерме еллыгын билгеләп үттек. Анда Кытай башлыгы да килде. Быел Гон­конгның яңа башлыгы сайланды. Сингапур кебек ул да – аерым шәһәр. Ләкин аның, Кытай­ның башка калаларыннан аермалы буларак, үз сәяси системасы, парламенты, акча берәм­леге, полициясе бар. Саклану-оборона системасы гына Кытай белән уртак. Гарнизонда – Кытай хәр­биләре. Гонконгта инглизләрдән калган хокук системасы гамәлдә. Хокукый дәүләт буларак ошый ул миңа. Анда бөтен кеше хокуклары, хәтта Сингапурда булмаган хокуклар да саклана. Кытайда булмаган аерым җыелу, фике­реңне белдерә алу, матбугат иреге кебек хокукларыбыз бар. Гонконгта хәзер җиде миллион кеше яши. Халкының күплеге ягыннан дөньяда беренче урыннарда торучы шәһәр­ләр­нең бер­се ул. Җире бик аз, кешесе бик күп. Эшкә урнашу өчен бирегә бик күп кеше килә. Бу кала нигездә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль. Гонконг үзе бернинди матди байлык җи­тештерми. Лондон, Нью-Йор­ктан кала, дөньяның өченче банк, финанс хезмәте күрсәтү үзәге ул. – Гонконгның үзендә дә инглиз телен белүчеләр аз түгел­дер. Нигә сиңа өстенлек бир­деләр икән? – Британия колониясе булудан туктаганнан соң һәм Кытай хакимияте кул астына кергәч, аларда инглиз теленең дәрәҗә­се, статусы төшә башлый. Шуңа күрә, инглиз теле стандартларын югары дәрә­җәдә тоту өчен, чит илләрдән шул телне яхшы белүчеләрне чакыртып, җирле мәктәпләрендә эшкә урнаштырып, инглиз теле мохите булдырырга карар кылалар, бел­гечле­геңә карыйлар. Сайлап ал­ган­да, инглиз теле укыту буенча ква­лификацияләрең, дипломна­рың бармы, телне нинди дәрә­җәдә беләсең, дип кызыксыналар. Мә­гариф министрлыгына барып сынау тапшырасың, инша яза­сың. Әле тагын интервью комиссиясе бар. Анда син эшләячәк мәктәпнең директоры, аның урынбасары, министрлык вәкиле була. – Кайда яшисең, атнага ничә сәгать эшлисең, җәй көне ничә көн ял бирәләр? – Гонконгта кеше тәүлегенә ун-унбиш сәгать тә эшләргә мөмкин. Чөнки бездә яшәү шартлары бик кыйммәт. Нинди урында торудан башлап ашау-эчү, сәяхәт итү шактый күп акча таләп итә. Бөтен хезмәт күрсәтүләр кыйммәт. Шуңа күрә анда һәркем килеп урнаша алмый. Әйтик, Россия акчасына күчергәндә торак өчен аена йөз мең сум тирәсе түлим. Тәгаенләп тормыйм, мин шуннан ике-өч мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алам. Анда укытучылар, хокукчылар, табиблар шактый яхшы яши. Мин атнага 25 сәгать укытам. Таләпләр шактый кырыс. Әйтик, 7 сәгать 50 минутта килдем, дип имза куярга тиешмен. Соңга калырга ярамый. Мәктәптән тыш чаралар булмаса, дүрттән, биштән соң китә алам. Билгеле, кайчан китүең ул көнне ничә сәгать дәресең булуга бәйле. Әйтик, дүшәмбе – өч кенә сәгать, пәнҗешәмбе исә алты сәгать дә­ресем бар. Даими рә­вештә квалификацияне арттыру курсларында укып торабыз. Ел саен тәҗрибә арта бара. Ул хезмәт хакы артуга тәэсир итә. Әйтик, хәзер мин 16нчы дә­рәҗәдә булсам, 32 нче дәрәҗәгә хәтле үсә алам. Һәр дәрәҗәгә ирешкән саен хезмәт хакың үсә. Без – укытучылар анда дәүләт хез­мәт­кәре дәрәҗәсендә. Анда I-VI cый­ныфлар – башлангыч мәктәп, VII-XII cыйныфлар урта мәктәп санала. 12 еллык уку системасы. Бер сыйныфта 30лап бала укый. Биш-алты параллель сыйныф булырга мөмкин. Мәк­тәпләр бик зур: га­дәт­тә ике-өч мең бала укый. Анда элек­кеге совет системасындагы кебек укучы өл­гер­мәсә, сыйныфта утырып калып, ике ел укырга мөм­кин. Бер үк вакытта мин өлкәннәр өчен оештырылган тел курсларында да укытам. Анысы инде төп эштән, кичке сәгать алтыдан соң. Кайчагында ял көннәрендә дә укытырга туры килә. Шимбә-якшәмбе ял. Инглиз колониясе вакытындагы система саклангач, төп каникулыбыз – Раштуа. Яңа ел бәйрәмендә дә ял бирелә. Аннан соң кытайча Яңа ел бәйрәме. Ике атна дәвам итә торган зур ял ул. Аннан соң Пасха каникулы, язгы каникул. Бездәге кебек ял көннәре шактый күп. Җәйге ял Россиядәге кебек 45 көн тирәсе. – Анда да Болония процессы гамәлдәме, бердәм дәүләт имтиханы бармы? – Анда да бөтен нәрсә имтиханнарга корылган. Кеше стресс халәтендә яши. Бездәге кебек БДИ тапшыралар. Вузга керү-кер­мә­вең­не билгели. Күпләр вузга керә алмый. Чөнки анда урыннар бик аз. Керә алмагач, төрле бел­геч­лекләр алу өчен махсус уку йортларында укый. Акчасы күбрәк булганнар гадәттә Австралия, АКШ, Ан­глиягә барып белем ала. Бездә бик күп халыкара мәк­тәпләр бар. Тик анда уку бик кыймм­әт. Инглиз, кытай тел­ләрен­нән, математикадан имтихан бирү мәҗбүри, аннан инде үзең сайлаган фән буенча сынау тапшырасы. Анда гел шундый киеренкелек – кеше имтихан биреп тора, бирә алырмынмы-юкмы, дип яши. – Бу илдә гражданлык алырга җыенасыңмы? – Гонконг гражданлыгы алыр өчен анда җиде ел торырга кирәк. Мин алтынчы ел яшим инде. Андый исәп бар. Башта яшәп тору хокукы бирәләр инде. Аңа ия булгач, җирле паспорт бир­сәгез иде, дип мөрәҗәгать итә аласың. Гонконг­ның үз гражданлыгы бар. – Хәзер Казанда да инглиз телендә белем бирүче халыкара мәктәп бар. Әгәр чакырсалар, анда кайтып укытыр идең­ме? Анда да хезмәт хаклары шактый югары диләр. – Бәлки укытыр идем. Шулай да мине Россиядәге халыкара мәктәп үзенә җәлеп итми. Чөнки анда барыбер балалар урысча сөйләшә. Чын мәгънәсендә халыкара мәктәп булсын өчен анда төрле милләт балалары укырга тиеш. Әгәр анда төп масса Казан балалары булса, анда берничек тә инглиз теле мохите булдырып булмый. Миңа анда эшләве кызык булмас иде. Анда студентлар төрле илләрдән җыел­ганга алар инглизчә сөйләшергә, аралашырга мәҗбүр. 2-3 процент кына башка илләрдән килгәч, күбесе барыбер урысча сөйләшә.   – Инглиз теленә мәхәббәт кайчан уянды? – Мин Түбән Камада төрек-татар лицеен тәмамладым. Анда байтак фәнне инглиз телендә укыттылар. Нигез шунда салынды. Өчен­­че курстан соң, “Алгарыш” программасы буенча бер ел Англиядә укыдым. Анда мин сөй­ләм теленә өйрәндем. Гому­мән, анда барып кайту мине нык үзгәртте. Ул вакытта КДУда да укуымны өзмәдем, кайтып имтиханнарымны бирдем. Тел өйрәнү холыкка да нык бәйле. Әгәр һәвәслеген ачыклап алга таба үстерә алса, кеше күп нәрсәгә ирешә ала дип уйлыйм. – Кытайдагы кебек гаилә­ләр­дә бала саны чикләнгәнме? – Андый чикләү юк. Гадәттә гаиләдә ике-өч бала. – Гонконгта татарлар бармы? Татарча бик сөйләшәсе килгән вакытлар да буладыр. – Анда урыс диаспорасы бар, Россиянең Генераль консуллыгы бар. Урыс якташлык җәмгыяте дә бар дип беләм. Кем тели, шунда теркәлә ала. Төрле чаралар оештыралар. Һәр елны алар безне Яңа елны бәйрәм итәргә чакыра. Ике ел элек Гонконгка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киткән иде. Тик мин аның килүен ул киткәннән соң гына белдем. Ике-өч татар бар. Алар белән сирәк-мирәк аралашам. – Гонконгта яшәгәч, кытайча да өйрәнә башламадыңмы? – Анда кытайның бер диалекты – кантон сөйләме. Ул кытай телен­нән шактый нык аерыла дип әйтә­ләр. Шуңа күрә кытайча өйрәнергә уйлаганым юк. Анда мондый их­тыяҗ­ да юк. Бөтен кеше инглизчә белә бит. Бәлки киләчәктә өйрә­нермен. Гадәттә мин анда теле­ви­дениедә инглиз телле каналларны карыйм. – Яшьләребезгә, яшьтәшлә­реңә нәрсә әйтер идең? – Төрле илләрне гизәргә тырышыгыз. Дөньяга карашны ул шактый нык киңәйтә. Яңа нәр­сәләр ачасың, төрле кеше белән арала­шасың, төрле культуралар белән танышасың. Мин һәр елны июль аенда Казанга кайтам. Ни кызганыч, Казан яшьләренең күбесе алларына зур максатлар куеп яшәми дип уйлыйм мин. Күпләр агым уңаена йөзү ягын карый. Инглиз теле белән дуслашырга ашыкмыйлар. Әгәр максаты бар икән, кеше үзен, яшәү мохитен үзгәртә ала. Бөтен нәрсә акчага бәйле түгел. Теләк зур булса, әллә ниләр эшләргә мөм­кин.  
Рәсим Хөстнетдинов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев