Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Миллилекне саклый торган клипларны карадыгызмы әле?

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2016-2017 еллар сезонында үзенең яңа DVD дискын тәкъдим итәчәк.

Дискка тамашачыларга инде таныш булган “Ахун көе”, “Җырла”, “Ямщикәй”, ”Казан – Универсиада”, “Дастан”, “Пар ат”, “Нижгар Баламишкины”, “Туган тел”, “Степьларда егет печән чаба”, “Аһ син, заман!”,”Без- чемпионнар!” клиплары һәм әлегә төшерү процессындагы “Милли аһәң” инструменталь-хореографик әсәренә клип керәчәк. Әлеге клипның соңгы эпизодлары 5 сентябрьдә Изге Болгарда төшерелгән.

Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, ансамбль һәрвакыт хәрәкәттә һәм эштә. Соңгы 10 ел эчендә алар 12 клип төшерергә өлгергән. Алда санап кителгән клипларны тамашачылар, аеруча чит илләрдә яшәүче татарлар җылы кабул иткән.

“Без — чемпионнар!” дип исемләнгән клипны 2010 елда ук Ванкуверда узган Олимпиадада спортчыларыбызга җанатып төшергән идек. Композицияне исә ана телендә башкардык. Ул дөнья күләмендә яңгыраш тапты. Максатыбыз —татар телендә, татар музыка уен коралларын һәм татар костюмнарын күрсәтү иде. Ул бик уңай бәя алды”, - диде ансамбль җитәкчесе.

Күптән түгел генә “Милли аһәң” җырына клип яздырып бетерелгән. Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, тамашачылар аны 1-1,5 айдан соң күрә алачак.

“Иң кадерле клипларыбызның берсе — ул “Туган тел” җырына төшерелгәне. Хәзер ул җырны кем тели, шулай башкара. Демократия—демократия белән, әмма классик башкаруны да онытырга ярамый. Без бу җырны башкаларга үрнәк буларак яздырдык. Ул клипны халык интернетта бик яратып карый, 1 ай эчендә аны 4 меңнән артык кеше карады”, - дип белдерде Айдар Фәйзрахманов.

Ансамбль җитәкчесе билгеләп үткәнчә, клипларны алар миллилекне саклау максатыннан эшли. Чөнки күп клиплар онытылып барган татар халык җырлары нигезендә төшерелә. Шулай ук, ансамбль клиплар аша татар халкының кием үрнәкләрен башкаларга күрсәтә: һәр клип өчен алар аерым костюмнар тектерә. Моннан тыш, милли музыка уен коралларын тамашачыга җиткерү ысулы буларак кулланыла. “Мин Гарәп Әмирлегендә яки Төркиягә барып төшерелгән клипларны һич кенә дә кабул итә алмыйм. Анда ыштансыз, ялангач тәннән башка бер нәрсә дә күрмибез. Без исә үз җиребездә, үз мохитебездә төшерәбез”, - диде әңгәмәдәшебез.

Клипларны ансамбль Татарстан Президенты гранты ярдәмендә төшерә. Шулай ук республика җитәкчелегенең матди ярдәме белән Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле яңа костюмнар тектерә, китаплар чыгара, юл чыгымнарын каплый. “Президентның матди ярдәме булмаса, билгеле инде, без андый клиплар эшли алмас идек”, - диде Айдар Фәйзрахманов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев