Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Миллилекне күрсәтә торган мөһим элемент - тел" - Рөстәм Миңнеханов

Мәктәпләрнең эшчәнлегендә рус, татар телләре һәм башка халыкларның туган телләрен өйрәнү сыйфатында уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан халыкларының III съездында төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. “Миллилекне күрсәтә торган мөһим элемент – тел. Дәүләт һәм башка телләрне үстерү, мәктәптә рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү өстенлекле бурычка әйләнде. Татар теле үсешенә акча юнәлтеп, без шулай ук рус һәм башка халыкларның туган телләренә ярдәм итүне финанслыйбыз. Рус теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау безнең өчен һәрвакыт өстенлекле бурычларның берсе булды. Моңа тел һәм милли сәясәт өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мөмкинлек бирә. 10 елдан артык  вакыт дәвамында “Татарстанда рус теле” махсус программасы гамәлгә ашырыла. Рус теле һәм мәдәниятен үстерү буенча галимнәр, педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре саллы эш алып бара. Бу юнәлештә Рус милли-мәдәни берләшмәсе зур өлеш кертә”, - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов республикада чуваш, удмурт, мари, мордва милли мәктәпләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. “Аерым уку йортлары булдырыла алмаган урыннарда 25 телне өйрәнү юнәлешендә якшәмбе мәктәпләренең 47 бүлеге эшли. Иң мөһиме – мәктәпләрнең эшчәнлегендә рус һәм татар телләре һәм башка халыкларның туган телләрен өйрәнү сыйфатында уңай динамика күзәтелә”, - диде. Президент рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының уңай нәтиҗәләре теркәлүен, бу чыгарылыш курс студентларының көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүен билгеләп узды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев