Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли төсләр бармы?

Нинди дә булса татар проекты эшләргә кирәк булганда, аның логотибында, брендында миллилек ярылып ятарга тиеш, дигән бурыч куела. Татарлыкны ничек күрсәтергә? Нәрсә ул миллилек? Түбәтәй белән камзулмы? Яшел төсме? Тагын нәрсә?
  "Теория" дизайн агентлыгы, татар проектларын бизәгән дизайнер, Әлбәттә.ру мәгариф һәм фән проекты җитәкчесе Илдар Әюпов фикеренчә, дизайн проектларында миллилек орнамент, төс, символлардан бигрәк, сүз һәм хәреф белән бирелергә мөмкин, дип саный.

Орнамент

Милли проектларда орнаментлар куллану идеясен Илдар хупламый. “Беренчедән, ул шактый күңелсез һәм бертөрле, ягъни бер проект икенчесенә охшаган була. Орнамент кулланылган проектларны мин визуаль яктан хәтерләп кала алмыйм. Уникальлек булмау татар проектларының проблемасы”, - ди ул. “Интернетта эзләү системасында “Татар орнаменты” дип җыйсак, бик күп вариантлар күрербез, “Кыргыз орнаменты” дисәк, шундый ук диярлек охшаш орнаментлар чыга. Белгечләр аерма күрәләрдер, ә гади кеше өчен алар охшаш”, - дип дәвам итте ул сүзен һәм үлән-үсемлекле бизәкләрнең башка халыкларда да булуына мисал итеп гарәп бизәкләрен күрсәтте. Илдар алар бер-берсеннән ерак тормый дигән фикердә.

Әкият

Милли бизәкләр ясый башласаң, әлбәттә, фольклорга китәсең. Ә фольклорның, Илдар әйтмешли, иң “попсовый” элементы – әкиятләр. “Бездә, нигездә, барысы да Тукай әкиятләре тирәсендә әйләнә, - ди ул. - Шүрәле белән Былтыр, Кәҗә белән сарык... Бүре юк – чөнки ул инде урысларда кире герой образында кулланылып өлгерде. Шүрәле чит ил кешесе өчен сәер герой булыр иде. Ул кытыклап көлдерә-көлдерә дә үтерә. Әкиятләрне кулланганда аларны үзгәртеп, заманчалаштырып кулланырга мөмкин”.  

Төс

Милли төсләр бармы? Яшел белән кызыл дисәк, әйе, Татарстан флагы төсе. Әмма татар төсеме? Илдар яшел белән кызыл төсне бергә кулланмау ягында. Ул төс аша миллилекне чагылдырып булуга ышанып бетми. Сүз уңаеннан “Чуарлык концепциясе”н, татар авылларында йортларны күп төсләр белән буяуларын искә төшерә. “36 миллион төс арасыннан клиент теләсә кайсысын сайлап алсын”, - ди ул.

Сүз

Илдар Әюпов татар проектларында сүзне мөмкин кадәр күбрәк куллану яклы. “Сүз орнаментны алыштыра ала, - ди ул. – Сүзләр татар проектында аз кулланыла, аларны күбрәк кулланырга була. Татар сүзләре әлегә совет лозунгларында куллана торган клишега әверелмәгән”. Әмма плакатлар эшләгәндә татарча текстларны куллану авырлыгын яшерми. Калька проблемасы туа. Русча текстта, әйтик, плакатларда әмер бирүче фигыль алдан язылып, төп фикерне җиткерә. Ә татар җөмләсендә фигыльнең азакта кулланылуы аркасында көчле плакат эффекты бирми. Шунлыктан боеручы фигыльне куллану уңышлы түгел, Илдар русның “Участвуй” кебек боеручы фигылен татарча “Катнашыйк” формасында йомшартып бирергә киңәш итә. Татар сүзләрен куллану дигәндә, шрифт проблемасы алга килеп бала. Бу очракта дизайнерларга рус шрифтларына алты татар хәрефен – Ә, Ү, Ө, Җ, Ң һәм Һ хәрефләрен үзләренә ясап куярга туры килә. Татарча эшләгән дизайнер Эдән – Ә, Удан – Ү, Одан – Ө, Ж белән Щдан - Җ, Н белән Цдан – Ң ясауны, инглиз теленнән Һны алып кую  серләрен яхшы үзләштергән була.

Символ

Илдар Әюпов татар бренды итеп алынган җайдакның татар символы була алмавын әйтә: “Мин моңа каршы. Нинди күчмә халык инде без? Бездә ул культура юк. Әнә, казахларга килешә ул. Коттеджы ишегалдына тирмәсен корып куярга мөмкин. Ә без күчмәлектән бик ерак киткәнбез. Шуңа күчмәлек темасын куллану кирәкми”, - ди ул. Милли кием, камзул-кәләпүш варианты да кызыклы түгеллеген әйтә: “Юк бит инде ул, татар авылында да юк, анда джинсы кияләр”, - ди. Көнчыгыш белән Көнбатыш очрашкан урын символын да күп илләр, регионнар куллана – ул да яңалык түгел. Шулай да Илдарның үз дизайн студиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының логотибын эшләгәндә шушы идеяга тукталган. “Чөнки ул ике кыйтга арасы булу бездә, безнең холык-фигылебездә яхшы чагыла”, - дип аңлата ул. Сөембикә манарасы, Кремль, Колшәриф мәчете, Муса Җәлил һәйкәле һәм өр-яңа символ – Казансу буендагы “Казан” бинасы, чаша, ягъни. Илдар Әюпов үзенә Сөембикә манарасы символы якын булуын әйтте, аның авыш булуы да символ буларак кызыклы, ди. “Ә менә Татарстан гербындагы ак барс образы уңышлы түгел, - ди. - Андагы барс аягы яраланган дигән хис калдыра, янәсе “Бәйләп куй, зинһар!” дип әйтәдер төсле”.  Илдар “Герб агрессив булырга тиеш”, дигән фикердә тора. “Аны, гомумән, кулланырга ярамый, чөнки күп кулланып, “попсовый” элементка әверелдереп бетерделәр, - ди. - Хоккей командасы белән заправкалар гына түгел, вак-төяк оешмалар да куллана”. Ул Yummy Music лейблының үз туган көнендә кулланган “өчпочмак”ларны да искә төшереп узды. “Яңа образлар, символлар табарга кирәк, аларның бөтенесе кулланылмаса да, йөзнең унысы кулланылса да, бик яхшы”, - ди ул. Илдар Әюпов татарлыкны күрсәтү өчен татарларның чәй яратуын – “мәтрүшкәле чәй”не кулланырга мөмкин ди. Артык киң таралмаса да, татар казылыгы кулланыла башлавын әйтте. Илдар милли дизайнда кулланыла торган символлар арасында сабантуйны һәм калфакны санамады.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев