Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли театр һәм тел – милләтне формалаштыра торган күренешләр"

“Милли театр һәм тел – милләтне формалаштыра торган күренешләр”, - дип билгеләп үтте «Татар-информ» хәбәрчесенә Төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин. “Милли театрсыз, милләт тә, милли үзенчәлекләребез дә була алмый. Дәүләт милли театрларның үсешенә булышырга тиеш, бу - аның бурычы”, - диде ул. Ул тамашачының милли театрларга йөрүен, республикада ун дәүләт театры булып, аларда тамаша залларының 80 процентка тулы булуын билгеләп үтте. Искәртеп үтәбез, Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале быел саха театр сәнгатенә багышланган. Саха Республикасыннан (Якутия) Казанга дүрт театр алты спектакль алып килде. Театр коллективлары делегациясен Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин җитәкли.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев