Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Корбаен гаете бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Корбаен гаете бәйрәме белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Хөрмәтле милләттәшләр, дин тотучы мөселман кардәшләр! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе — Корбан гаете белән тәбриклим. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи пакълеккә омтылуны күздә тота. Ул дөньяда барлык мөселманнарны берләштереп, үзара ярдәмләшүне тоярга мөмкинлек бирә, игелекле гамәлләргә өнди. Шушы изге көндә, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне шәфкатьлелеккә, мәрхәмәтлелеккә юнәлтеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын. Корбан гаете һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын", диелгән котлау текстында.
Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев