Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли Шура рәисе Татарстан халкын 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Барыгызны да 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме дөньядагы укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. “Хезмәт төбе - хәзинә”, - ди татар халык мәкале. Барыгызны да бәйрәм белән", диелгән әлеге котлау текстында.
 Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев