Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли сәясәт - төрле дәрәҗәдә актив эшләүне таләп итүче мәсьәлә" - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдерде.

“Республикада миграция cәясәтендә муниципаль дәрәҗәдәге төп бурыч – Татарстанга килгән кешеләрне социаль-мәдәни яктан адаптацияләү", - диде Рөстәм Миңнеханов. Кешегә урнашырга ярдәм итү, тел һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау тискәре күренешләрне булдырмаска булыша, дип исәпли ул.

“Татарстан тарихи яктан күпмилләтле булды һәм шулай булачак та. Бу бөтен районнарга да кагыла. Төбәктә милли сәясәтнең асылы – Татарстан халыкларының милли йөзләрен сакларга ярдәм итү. Әлеге эш һәр дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Бу - милләт һәм динара тынычлыкның, республикадагы тынычлыкның нигезе”, - дип искәртте Татарстан Президенты.
Хәзерге вакытта Татарстанда профильле өч программа һәм тагын алты өстәмә программа тормышка ашырыла. Аларның бер өлеше быел тәмамлана. Бу киләчәккә яңа бурычларны билгеләргә кирәклеген аңлата, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев