Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли музей Татарстан халыклары турында яңа күргәзмә әзерли

Яңа күргәзмә республикада яшәүче халыкларның күптөрле һәм үзенчәлекле көнкүрешләре, гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре тыгыз үрелгән Татарстанның этномәдәни үзенчәлекләре белән таныштырачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Биредә 173 милләт вәкиле яши, Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырылды, Казан, Яр Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск һәм Нурлат шәһәрләрендә Дуслык йортлары эшли. Бөтен республика буенча күпгасырлык тарихка ия булган милли халык бәйрәмнәре уздырыла: «Сабантуй» (татарлар), «Каравон» (руслар), «Уяв» (чувашлар), «Семык» (марилар), «Гырон Быдтон» (удмуртлар), «Балтай» (мордвалар), «Иван Купала» (славяннар), «Питрау» (керәшеннәр). «Экспозициянең нигезен Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында сакланган экспонатлар тәшкил итә. Алар арасында – милли торак күренешләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәр, тарихи һәм хәзерге фотосурәтләр. Интерактив мәйданчыклар халык кәсепләре белән генә таныштырып калмый, ә үз кулларың белән тукыма, балчык, салам һәм башка материаллардан төрле әйберләр ясарга да мөмкинлек бирәчәк», – ди Руфия Мөхетдинова. 20 апрельдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда ачылачак «Татарстан халыклары гасырлар аша» дигән күргәзмә, Татарстан халыкларының III съезды уңаеннан оештырыла. Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Казанда III Татарстан халыклары съезды узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре, хакимият органы вәкилләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев