Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли музей Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Язмышның гүзәл мизгелләре" ункөнлегенә әзерләнә

Милли музей 1-10 октябрь көннәрендә "Язмышның гүзәл мизгелләре" ункөнлеге оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.
"Өлкән яшьтәге музей кунаклары белән без актив эшчәнлек алып барабыз, – ди Гүзлия Җәләлева. – Алар безнең төрле проектларыбызда даими катнашып тора. 1-10 октябрьдә махсус алар өчен Милли музей күп төрле чаралар оештырачак. Өлкәннәр ункөнлеге вакытында пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераннары музейга бушлай керә алачак. Алар өчен музей дәресләре, экскурсияләр, мастер-класслар оештырылачак. Ветеран коллективлары һәм сәнгать әһелләре белән иҗади кичәләр уздырылачак".
Мәгълүм булганча 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев