Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли мәктәбе, милли культурасы, туган теле булмаган милләтнең киләчәге юк...

Милли мәктәбе, милли культурасы, туган теле булмаган милләтнең киләчәге юк, ул әкрен-әкрен бетүгә таба юл тота. Ә беребезнең дә бу дөньядан  үз иреге белән китәргә теләге булмаган кебек, безнең кебек кешеләрдән торган халыкның, милләтнең дә юкка чыгасы килми торгандыр, ди Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
– Күпме генә тырышсак, күпме генә яхшы законнар, программалар кабул итсәк тә, татар теленең куәте артмый, киресенчә, көннән-көн кими. Хәтта чеп-чи татар авылларында да балаларыбыз бөек рус телендә аралаша, милли телдә белем бирүче укытучылар әзерләү, газета-журналларга чын әдәби телне белгән хезмәткәрләр, радио-телевидениегә саф татар телендә сөйләрлек журналистлар табу көннән-көн авырлаша бара. Унбер ел буе мәктәптә рус һәм татар телләрен тигез күләмдә өйрәнгән укучыларыбызның күбесе өч сүзне кушып татарча җөмлә төзи алмый. Хәтта татар балалар бакчаларында, татар мәктәпләрендә дә балалар үзара татарча аралашмый. Без еш кына “баланың теле гаиләдә ачылырга тиеш”, дибез. Бик дөрес сүзләр. Әмма бүгенге гаиләләрдәге ата-аналарның яртысыннан күбрәге үзләре дә татар телен белми, – дип борчуын белдерде Разил Вәлиев чыгышында. Аның фикеренчә, дәүләт телләрен Президентның гына түгел, ә башка вазифаи затлар да белү шарт. – Татарстан Конституциясе буенча бары тик бер вазифаи зат – Президент кына ике телне белергә бурычлы. Президент белгәч, ә ни өчен Премьер-министрга, Дәүләт Советы Рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә андый таләп куелмый? Югыйсә, без вертикальлек хакимлек иткән илдә яшибез бит! Дәүләт телен белмәгән дәүләт хезмәткәре дөньяның тагын кайсы илендә бар икән? Мәсәлән, Израильдә дәүләт телен өйрәнмәсәң, хәтта урам себерүче булып та эшкә урнаша алмыйсың. Беләм, минем бу сүзләремә иң беренче булып кайбер органнар үзләренчә игътибар итәр. Әмма дәүләт, республика күләмендә татар теленең дәрәҗәсен-статусын  күтәрүнең мин башка юлын күрмим.  Әгәр дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә,  әлегә ипилек-тозлык дәрәҗәсендә генә булса да, ике дәүләт телен белү таләбен куйсак һәм телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырсак, әкренләп, боз  урыныннан кузгалыр иде. Балалар бит, гадәттә, олылардан үрнәк ала. Җитәкчеләребез үрнәк күрсәтсә, халкыбыз һәм шул исәптән балаларыбыз да телгә мөнәсәбәтне үзгәртерләр иде. Үзебез туган телебездә, дәүләт телендә сөйләшмәгәч, моны балалардан таләп итү берничек тә тиешле нәтиҗәләргә китермәячәк, – дигән фикердә комитет рәисе. Разил Вәлиев милләт, тел мәсьәләләренең мәдәният белән тыгыз бәйләнүен билгеләп, кыенлыклар кичергән мәдәни учреждениеләргә басым ясады. – Чаллыда һәм Түбән Камада театрлар төзү, Милли китапханәне, ниһаять, яңа биналы итү зарурлыгы турында бүген, җитәкчеләрнең кәефен бозып, сөйләп тормыйм. Чөнки мин бу хакта инде утыз ел сөйлим, Туфан ага  Миңнуллин да шул хакта моннан 5 ел менә шушы трибунадан васыятен әйтеп, бакыйлыкка китеп барды. Әмма барыбер нәтиҗәсе булмады. Ләкин бер мәсьәләне зурдан кубып кузгатуны кирәк дип саныйм. Бу – бүгенге музыка сәнгатебезнең, эстрада, җыр сәнгатенең язмышы турындагы мәсьәлә. 1992 елда “Телләр...” турындагы закон һәм инде өченче мәртәбә бу законны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт программасы кабул ителеп, күпмилләтле республикабызда телләр мәсьәләсен кайгырту юнәлешендә шактый эшләр эшләнде. Чөнки без туган тел язмышының милләт язмышы икәнен, телсез милләтнең югалуга дучар ителүен яхшы аңлап эш иттек. Без әле дә “телсез милләт – милләт була алмый” дип тәкърарлыйбыз. Ә җырсыз, моңсыз, музыкасыз  милләт чын мәгънәсендә милләт була аламы соң?  Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, бу проблеманы яхшы аңлап, узган елда  эстрада сәнгатебезгә “Үзгәреш җиле”  кирәклеген күтәреп чыкты. Аның бу тәнкыйди фикерләре җырчылар һәм музыкантларга, мәдәният-сәнгать җитәкчеләренә тәэсир итми калмады, билгеле. Ә, ныклап уйласаң, Президентның бу фикере сәхнәдә җил чыгару турында гына түгел иде. Ул татар эстрада сәнгатен камилләштерү, аның милли нигезен саклап калу эшен әлеге дә баягы балалар бакчасыннан, мәктәптән, музыка көллиятләреннән башларга кирәклеген күз алдында тотты, минемчә. Без аны, үзебезчә, шулай аңладык. Ә боларны тормышка ашыру өчен мәгариф системасына да тиешле үзгәрешләр кертергә һәм “Телләр турындагы дәүләт программасы” үрнәгендә “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү,  саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәргә кирәк, – дип саный Разил Вәлиев.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев