Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли-мәдәни мохтариятләргә милләтара багланышлар булдыру эшчәнлегендә тиңдәшләр юк" - Фәрит Мөхәммәтшин

22 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерация Советы каршындагы Халыкара багланышлар һәм дини берләшмәләр эшчәнлеге Советы утырышында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш "Милләтара һәм динара бердәмлек, милли-мәдәни мохтариятләр өлкәсендәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре" темасына багышланды.

Утырышны Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, Советның рәисе Николай Федоров алып барды. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык рәисе урынбасары Олег Меженько үз чыгышында күптән түгел булган тикшеренүләр нәтиҗәсе этник җирлектә социаль киеренкелек сизелерлек кимүен күрсәткәнен билгеләп үтте. Россиялеләрнең 93 проценты соңгы елда милли сыйфатлар буенча үзләренә карата бернинди кимсетү яки начар караш сизмәгән. Ул профилактика өчен бу өлкәдә төбәк иҗтимагый палаталарының һәм милли-мәдәни мохтариятләрнең ролен күтәрү кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр сәясәте, Халыклар дуслыгы йортында узучы бәйрәмнәр хакында сөйләде. Республика парламенты башлыгы “милли-мәдәни мохтариятләргә милләтара багланышлар булдыру эшчәнлегендә тиңдәшләр юк”, дип аеруча басым ясап әйтте.

Совет утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук федераль телевизион каналларда милләтара мөнәсәбәтләр темасын ачыграк, яктырак итеп яктырту турындагы Россия прокуратурасы тәкъдимен шәрехләп үтте. Күпмилләтле Россиядә төрле милләт халкының төрле җирләрдә яшәвен исәпкә алып, төбәк матбугат чаралары мөмкинлекләрен дә файдалану мөһимлеге турындагы фикерен җиткерде. Милләтара сәясәтне тормышка ашырганда бу өлкәгә кагылышлы төбәк бюджеты маддәләре чыгымын финанслауны арттыру да урынлы булыр, дип белдерде ул.

"Бүгенге көндә илдә икътисади хәл никадәр генә авыр булса да, Совет каршында эшче төркемнәр булдырырга һәм уңай тәҗрибәне урыннарда өйрәнергә кирәк", – дип йомгаклады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин һәм ул Совет әгъзаларын Татарстанга чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев