Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли матбугатны бетерсәк, фаҗига булыр иде" - Ислам Әхмәтҗанов

Эш хакы арттырылмаса, киләчәктә журналистларның абруе да булмаячак. “Татмедиа” ширкәте генераль директорының элеккеге киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен җиткерде. “Татар журналистикасында хатын-кызларның күплеге хезмәт хакы белән бәйле. Әгәр ир кеше гаиләсен тәэмин итә алмаса, кеше күзенә ул ничек күренсен. Эш хакы арттырылмаса, киләчәктә журналистларның абруе да булмаячак. Болар барысы да журналист һөнәренә булган мөнәсәбәткә, һөнәрнең абруена, хезмәт хакына, гонорарларның күләменә бәйле”, - ди тәҗрибәле каләм иясе. Шулай да ул татар матбугатының киләчәге бар һәм өметле, дип саный. “Татар матбугатының киләчәге бар һәм булачак. Чөнки Көнбатыш Европада: Франциядә, Германиядә, Швецариядә, Норвегиядә, иң беренче чиратта, милли матбугатка, хатын-кызлар матбугатына, балалар матбугатына ярдәм итәләр. Безнең илдә дә милли матбугатны бетерсәк, фаҗига булыр иде. Безнең татар матбугаты да яшәячәк һәм аның киләчәге матур булыр дип өметләнәм”, - диде Ислам Әхмәтҗанов. Мәгълүм булганча, 19 май — Татарстан Матбугаты көне. Моннан 112 ел элек Санкт-Петербургта “Нур” исеме астында беренче татар газетасы дөнья күрә. Шуңа да бу көн хаклы рәвештә татар журналистикасының чишмә башы санала.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев