Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдәге күргәзмәгә Азәрбәйҗан татар диаспорасы вәкилләре килгән

2017 нче елның 1нче июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Беренче татар профессоры» дигән күргәзмә эшли башлавы турында хәбәр ителгән иде. 6нчы июль көнне әлеге күргәзмәне карау теләге белән Милли китапханәгә Азәрбәйҗандагы татар диаспорасы вәкилләре килде. Алар Татарстанда, Казанда булуларыннан файдаланып, татар халкының бай тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре белән танышырга җай һәм вакыт тапканнар. Газиз Гобәйдуллинның 1925–1933, 1936–1937 нче елларда Бакуда яшәгәнлеген, анда да фәнни-иҗади, укытучылык, җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнгәнен, күп төрки халыклар, шул исәптән Азәрбәйҗан тарихы буенча да хезмәтләр язып, шәкертләр тәрбияләп калдыруын яхшы беләләр; бик күп азәрбәйҗанлы зыялылар, Баку татарлары һәм үз күңелләрендә галимнең исеменә һәм шәхесенә карата зур хөрмәт саклануын әйттеләр. Азәрбәйҗанның inCity.az мәгълүмати-мәдәни порталы җитәкчесе, Татарстандагы кече һәм урта бизнес берләшмәсенең Азәрбәйҗандагы вәкиле Әмин әфәнде Рамазанов, аның хәләл җефете, inCity.az порталының баш мөхәррире, биология фәннәре кандидаты Алсу ханым Йосыпова, күргәзмәне җентекләп караганнан соң, китапханә җитәкчелеге белән очраштылар, мәшһүр шәхес һәм галимнең мирасын таныту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев