Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә "Ут-ялкын һәм сүз ватанында…" дип ис. күргәзмә эшли

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, А.К.Толстойның (1817–1875) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә оештырылды. Алексей Константинович Толстой – рус әдәбияты классигы, XIX нчы йөзнең икенче яртысындагы иң танылган шагыйрьләрнең берсе, бик яхшы драматург, тәрҗемәче, гаҗәеп матур мәхәббәт лирикасын тудыручы, әле бүген дә күпләргә үрнәк булырлык сатирик шагыйрь дә. Аның исеме безгә мәктәптә уку елларыннан ук таныш. Күргәзмәдә А.К.Толстойның шигъри, драматургия һәм проза китаплары, әсәрләренең библиографик күрсәткече һ.б. тәкъдим ителә. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2017 нче елның 1 нче октябренә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев