Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә "Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать" дип ис. китап күргәзмәсе эшли

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр  залында июль ае дәвамында  «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Ул 20 нче июльдә билгеләнеп үтүче Халыкара шахмат көненә багышланган. Шахмат уены моннан 2 мең ел элек Һиндстанда барлыкка килеп, бөтен дөньяга таралган. Үзенә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен турындагы күргәзмә күпләрнең күңеленә хуш килер. Экспозициядә шахмат тарихына зур игътибар бирелә. Хосе Рауль Касабланка, Михаил Таль, Александр Алехин, Роберт Фишер, Анатолий Карпов, Гарри Каспаров кебек бөек шахматчыларның тормыш һәм иҗат юлларын чагылдырган китаплар шактый. «Шахмат иленең корольләре»  дип аталган басма энциклопедик мәгълүматларга бай. Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора. Шахмат  серләрен ачкан, даһи шахматчыларның уен партияләренә анализ ясалган китаплар күргәзмәдә зур урын били. Балаларга тәгаенләнгән  әдәбият ата  –  аналарга да файдалы булыр. Татарстан шахматчыларына экспозициядә аерым урын бирелгән. Казанны шахмат дөньясында таныткан Рәшит Нәҗметдинов, Алисә Галләмоваларны бөтен ил белә. 1929 нчы елда латин графикасында чыккан басмалар  шулай ук күргәзмәне бизи. Халыкара шахмат көне 1966 нчы елдан бирле билгеләп үтелә. 2012 нче елда бу спорт уенын 605 миллион кешенең  уйнаганы ачыкланган. Шахмат — заманча уен, аралашу, ял итү чарасы. Килегез, карагыз, күргәзмә һәр кешегә кызыклы булыр.
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев