Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Сайланмалар» китабы тәкъдим ителәчәк

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов мемуарлар жанрында китап язган. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хәбәр итә. 24 февральдә Милли китапханәнең Уку залында «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе була. Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») китабына хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган, ди оештыручылар. Иҗат кичәсе 18:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев