Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә Габделхан Әхтәмҗанның «Гыйлем эстәү – язмышым» китабы нәшер ителде

Бу хакта Милли китапханәнең рәсми сайты хәбәр итә. Галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия чит илләр эшләре министрлыгының беренче дәрәҗәле киңәшчесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен мәңгеләштерүдә зур гамәлләр кылган фидакяр зат Габделхан Әхтәмҗанның бу китабы истәлекләрдән тора. Ул аларны үзенең Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында 70 елга якын хезмәт итүенә багышлап язган. Габделхан балачагыннан ук әнисеннән “Укы, улым!” дигән сүзләрне ишетеп торган һәм ул изге васыятьне тулысынча үти. Кызганыч ки, әнисе генә улының нинди уңышларга ирешкәнен күрә алмый. Улының тормыш авырлыкларына, гаделсезлекләргә бирешмичә, киң күңелле, игътибарлы, зыялы, кешелекле булып калуы белән Ана чын күңелдән горурланыр иде, дип яза китапханә сайты. Китапта бер кешенең үз тормышы белән бәйләп бәян иткән истәлекләре, төпле уй-фикерләре тарих, фән, сәясәт белән кызыксынучы бик күпләр өчен әһәмиятле булыр.

Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев