Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә "Ихлас күңел белән керик табигатькә" дип ис. күргәзмә эшли

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында июнь ае дәвамында «Ихлас күңел белән керик табигатькә» дип аталган күргәзмә эшли. Ул һәр елның 5нче июнендә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган. Әйләнә-тирә мохитне саклау – кешелек алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешеләрнең табигать өчен борчылуы, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлылыгы дөньяда арта бара. Шуларны искә алып, экспозициядә сәнәгать, шәһәр төзү, социаль һәм инженерлык экологиясе буенча китаплар урнаштырылган. Шулай ук күргәзмәдә сулыкларны, җирнең туфрак катламын, урманнарны саклау, һава чисталыгын тәэмин итүче технологияләр һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында табигатькә зыян салмау темаларын ачучы материаллар күп. Экспозициядә мөһим урынны Татарстан Республикасында табигать байлыкларыннан дөрес файдалану һәм экология мәсьәләләренең торышы турында китаплар алып тора. Монда Татарстан Республикасынының Кызыл Китабы, сукырлар өчен махсус чыгарылган «Татарстан бармак очларында. Парклар һәм тыюлыклар», «Түбән Кама Милли паркы» һәм башка бик күп кызыклы басмалар тупланган. Күргәзмәнең «Бөтендөнья тыюлыклары» дигән бүлеге Җирдәге матур урыннарның сурәте төшерелгән альбомнарга бай. Укучыларга экологик туризм, экология икътисады, табигатьне саклау турында документлар һәм журналлар кызыклы булыр. Әйләнә - тирә мохитне саклау темасын язучылар да читләп үтмәгән. Рус язучысы К. Паустовский сүзләре белән әйтсәк, «Туган җиргә мәхәббәт табигатьне яратудан башлана». Экспозициянең бер өлеше язучылар иҗатында табигать темасына багышланган. 2017нче ел илебездә Экология елы дип игълан ителде. Табигатьтәге бәла-казаларның күбесе,без – кешеләр тарафыннан тиешенчә уйлап башкарылмаган гамәлләребез, хаталарыбыз нәтиҗәсе. Күргәзмә июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм киң катлам укучылар өчен кызыклы булыр дип ышанабыз. Рәхим итегез!    
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев