Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли китапханәдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән "Ашкынам мин мәңгелеккә" дип исемләнгән күргәзмә эшли

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән "Ашкынам мин мәңгелеккә" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Бу турыда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Г.Тукай турында йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр – шигырьләр, романнар, драмалар – һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗатына багышланган, китапханә фондларында сакланган, төрле елларда нәшер ителгән газет һәм журналлар урын алган. "Еллар узган саен аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере саннар белән генә исәпләнә алмый. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны аның әсәрләреннән табарга мөмкин", диелгән әлеге хәбәрдә.
Татар-информ
Фото: http://kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев