Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли аңыбызны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сакларга тырыштык" - Австралиядә яшәүче Сафия Вәлиефф (ФОТО)

Татарстан Милли музеенда "Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы" дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында проект хуҗасы, Австралиядә яшәүче Сафия Вәлиефф,Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һ.б. катнашты. “Гаиләбездә озак сакланган, Казанга алып килгән гаилә ядкарьләренең тарихы 150 ел белән исәпләнә, - ди Сафия Вәлиефф. – Әти белән әни аларны мәдәният инкыйлабы чорында зур авырлыклар белән саклап калган. Аларны Казанга алып киләсе дә җиңел булмады. Әмма без кайчандыр шушы җирләрдән чыгып киткән татарлар, кайда гына булсак та, милли аңыбызны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сакларга тырыштык. Әти-әни алыдында булган бурычымны үтәдем.  Сүз дә юк, әлеге экспонатлар безнең өчен бик кадерле һәм зур кыйммәткә ия, әмма аларны милли мәркәзебезгә тапшырырга булдым. Бу гаилә ядкарьләре безгә гыйбрәт, яшьләргә тәрбия булсын”.
Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова күргәзмә ачылышында Татарстан Милли музеена олы рәхмәтен җиткерде. Татарстанда соңгы елларда мөһаҗирлек темасының актуальләшә баруына басым ясады.
"Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы"  дип аталган күргәзмәТатарстан Милли музеенда, “Шәхси коллекцияләрдән” дигән проект уңаеннан тормышка ашырылды. Сүз уңаеннан, “Шәхси коллекцияләр” тупланмасында танылган татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның да шәхси әйберләре саклана.
Күргәзмәне ачу тантанасы Сафия ханым сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Аларны танылган җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Фәнил Вәлиәхмәтов, Кытайдан килгән Базарбай Бикчәнтәев башкарды.
Сафия Вәлиефф Татарстан халкына моңарчы шагыйрә буларак та яхшы таныш иде. Аның “Әниемә” дип аталган китабы узган елда Казанда тәкъдим ителде. Милли музейда яңа ачылган күргәзмәдә Валиеффләр тукыган сөлге, намазлыклар, әнисенең бирнәсе – чаршау һәм кашага кебек XIX-XX гасыр ядкарьләреннән тыш, Сафия апаның иҗат иткән картиналары да урын ала. “Бәйрәм шатлыгы”, “Балалар бәхете”, “Австралия”, “Милләтләр берлеге”, “Иртә яз”, Серле сукмак” һ.б. картиналары музей кунакларының күңеленә хуш килде. Автор аларны Австралиянең җирле халык  традицияләренә нигезләнеп иҗат иткән.
Сафия ханым үз нәселе тарихын бик яхшы белә. Күргәзмәгә җыелганнарны да гаилә тарихы сәхифәләре белән таныштырып узды. “Ерак бабаларыбыз Казан губернасыннан XIX гасырда – Кытайга, ә XX гасыр урталарында Австралиягә килеп урнашкан була, - ди Сафия Валиефф. - Гаиләдә татар гореф-гадәтләрен, йолаларын кадерләп саклап балаларга тапшырдык. Гаиләдән өчәү – Сөенгөл Чанышева, Гайшә Маски, Сафия Вәлиефф – әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнеп,  язучы дәрәҗәсе алдык. Тарихи ватаннан читтә яшәсәк тә, татар телен, мәдәниятен, сакларга тырышабыз. Улларыбызга Татарстаннан татар кызлары, кызларыбызга моннан татар егетләре  белән кавыштыру ягын карыйбыз. Татар гаиләләре корылганда гына телне, милләтне саклап калып була”, - ди ул.
"Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы" күргәзмәсе ачылу зур вакыйгага тиң, - диде Искәндәр Гыйләҗев. – Дөнья үзгәрә. Татарны яңадан уята башларга кирәк. Мөһаҗирләр темасының Татарстанда кузгатыла башлавы, моңа җитәкчеләрнең әһәмият бирүе үзе куанычлы күренеш. Татарның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә дә китеп төпләнгәннәр. Төрле илләрдә яшәгән милләттәшләребез  язмышын өйрәнгәннән соң гына татар тарихын аңлый башлыйбыз. Кызганыч ки, соңгы елларда читтәге татар төркемнәре таркала башлады. Аларның мирасы да юкка чыга дигән сүз”.
Музейда ачылган күргәзмә, Казанның мәдәни тормышында зур вакыйга, чит илдә яшәүче милләттәшләребез язмышы һәм татар диаспоралары белән бәйле коллекцияләрне тулыландыруда Татарстан Милли музее эшчәнлегенең дәвамы булып тора, диде үз чыгышында Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.
Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә, татарны дисбегә тезелгән мәрҗәнгә тиңләде.
“Дисбенең бер генә мәрҗәне югалган кебек, дөньяга сибелгән бер генә татарны югалтсак та, милләтебез тулы булмас, - диде  Разил Вәлиев. – Заманында чит илләргә татарның затлы, зыялы катламы чыгып киткән. Алар милләтне саклап калу өчен бу адымны ясаган. Хәзер безгә юллар ачык, бер-беребез белән иркенләп аралашып яшибез. Мирасыбыз да кире кайта”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев