Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милләттәшләребезгә, китап укучыларга бергәләп ярдәм итик!

21 июньдә Омск өлкәсе Тәвриз районында урнашкан татар авылы Тайчыда клуб һәм китапханә янып көл булган иде. Авыл халкы китапханәне торгызырга ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты. “Янгынга кадәр китапханәдә дүрт меңгә якын китап саклана иде, шуларның бер өлеше – татар китаплары. Тайчыда 500-дән артык кеше яши, шул исәптән 105 бала. Китапханә яңадан халыкка хезмәт күрсәтә башласын өчен китап фондын торгызырга кирәк. Шуңа күрә Тәвриз районы һәм Омск өлкәсе халкыннан ярдәм сорыйбыз. Өйләрендәге китаплар белән бүлешергә теләүчеләр Тәвриз эшчеләр бистәсенең Школьная урамы 13а йортында урнашкан Үзәк район китапханәсенә мөрәҗәгать итсен иде. Китапларны Тайчы китапханәсенә атап тапшырырга кирәк”, диелгән ул мөрәҗәгатьтә һәм Үзәк китапханәнең телефоны күрсәтелгән – 2-13-43.Тәвриз китапханәсе мөдире Татьяна Карепина әйтүенчә, китапханә аеруча балалар китаплары һәм мәктәптә укыла торган классик әдәбият китапларына мохтаҗ. Моннан кала, авылда төрле белешмәләр, энциклопедияләр, журналлар сорыйлар. Әлеге китапханәгә без дә ярдәм кулы суза алабыз. Тапшырырга мөмкин булган китапларыгызны Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү бүлмәсенә китерергә мөмкин. Милләттәшләребезгә, китап укучыларга бергәләп ярдәм итик!
Татарстан язучылар берлеге
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев