Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләттә буш урын бар икән – хуҗа табыла" - Рөстәм Галиев

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюда халыкның җиңелчә сәнгатькә йөз тотуына үз аңлатмасын бирде. “Халыкның эче буш булганда, шул бушлыкны төрле җырчылар тутыра. Җиңел формалар арта, - ди ул. - “Бу - профессиональ түгел, зәвыклы түгел”,  - дибез, барыбыз да аңлый моның нәрсә икәнен, ләкин бит халыкның эче бушаган - шул буш урынны тутырырга кирәк! Әгәр кемнең дә булса хәленнән килсә, зәвыклы сәнгать белән тутырып, халыкны тәрбияләсә – кем сүз әйтә?! Милләттә буш урын бар икән – хуҗа табыла”. “Әгәр нинди дә булса театр халыкны җыя алса, халыкка нәрсә дә булса күрсәтә алса, мин сөенеп кенә яшим, - ди режиссер. - Бөтен халкым театр уйнасын, бөтен халкым үзенчә шаярсын иде, югалмасын гына иде”. Рөстәм Галиев Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры белән бер шәһәрдә барлыкка килеп, актив иҗат иткән “Мунча ташы” театрының үзләренә конкурент булмавын, аларның үз юлы, үз матурлыгы, үз чисталыгы булуын билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев