Милләтне хәтер саклый...

24-25 март көннәрендә Казанда БТК башкарма комитеты каршында Бөтенроссия татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру корылтае булды.Әлеге ике көндә иң еш кабатланган гыйбарә, мө­гаен, Алтын Урда атамасы булгандыр. Моңа корыл­тайның беренче көнендә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү дә тәэсир итте, билгеле. Әлеге хезмәт апрель башында Англиянең Оксфорд университетында Европа җәмәгатьчелегенә җитке­реләчәк. “Татар тарихын, Алтын Урда тарихын, ниһаять, үзебез яза башладык. Мондый китап Казанда беренче тапкыр чыга. Әлеге хезмәттә нигездә татар карашы. Мәктәпләрдә, вуз­лар­да укытыла торган  дәрес­лекләрдә әле безнең тарих юк. Моңарчы Алтын Урда тарихын урыс, Россия тарихы аша гына бәян иттеләр. Бу китап – дөнья тарихына ке­рүебезнең бер юлы. Әле тора-бара бу бөек мәм­ләкәтнең этник һәм мәдәни мирасы өчен тарткалаш булачак. Әзер булыйк", – дип сөйләде әлеге китапның әһәмияте турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Әйе, мондый дәгъ­валар әледән-әле булып тора. Әйтик, казах, башкорт галимнәре, үзлә­рендә ка­билә атамалары ныграк сакланганга, теге яки бу атамаларны “үз­ләш­терергә” ашыга. “Әмма тө­бе­нә төшеп караганда, мең, кыят, боркыт, алчын кебек мәшһүр ка­биләләрнең башында татарлар торганы ачыклана”, – ди әлеге уңай­дан Д. Исхаков. Югыйсә мондый хәлнең сәбәбе бик гади: башкортлар, казахлар, утрак тормышка шактый соң­рак күч­кәнгә, кайсы ка­билә-ыруга караганлыкларын әле дә хәтерли. – Безнең тарихны урларга тырышу очраклары күп. Мин бу хакта җирле газеталарда да язгалап торам.  Күптән түгел Матвеев дигән берәү, безнең яктагы атамаларны тикшереп, монысы – башкортныкы, монысы – казахныкы, монысы – фарсыныкы, дип язып чыкты. Әй­терсең, бу туфракта бабаларыбыз борынгы гасырлардан бирле яшә­ми?! – дип ачынып сөйләде әлеге җә­һәттән Свердловск өлкә­се­нең ­Красноуфимск шә­һә­рен­нән килгән Ильяс Хуҗин. Шуның өчен дә ко­рыл­тайда катнашучылар һәвәскәр тарихчыларны, ту­ган як тарихын язгач, бастырып чыгарганчы, хез­мәтнең теоретик өлеше хакында фикер алы­шу-сөй­ләшү өчен, тарихчы га­лимнәр белән элемтәгә ке­рергә чакырды. Тарихчы Нурулла Гариф бу җәһәттә Казандагы академик институтларда рецензияләү үзәге булдырырга тәкъдим итте. – Тарихи аң тәрбияләү – иң мөһим бурыч. Татарлар каяндыр читтән килмәгән. Без биредә – җирле халык. Тик менә мин Татар энцик­лопедиясеннән Татар бугазы дигән атаманы тапмадым. Анда да безнең бабаларыбыз яшәгән ләбаса, – дип мәшһүр милләт­тәше­без, армия генералы Мәх­мүт Гә­рәев исә беренче чиратта яшь буында милли үзаң, туган җиребез, ватаныбыз бе­лән горурлану хисе тәр­бия­ләүнең зарурлыгын күтәрде. Шөкер, зур хәрәкәткә әйлә­неп бара хәзер төбәк тарихын, табигатен өйрәнү эше. – Конгрессның оешканына 25 ел. Татар төбәк­челәре җәмгыятен оештыруга да чирек гасыр элек тотынасы булган икән. Чөнки төп эшебез – тарих, халыкны агарту. Бу эш – милли, тарихи үзаң тәр­бия­ләүнең иң нәтиҗәле юлы. Аллага шө­кер, соң булса да башладык. Мин Татар конгрессы оештырган ча­раларның кайсында гына катнашмадым. Әмма бу корылтай, төбәкчеләр корылтае – минем өчен иң сөенеч­лесе. Чөнки монда җыелган кеше­ләр – минем кебек үк мил­ләтнең җана­тарлары. Алар, әҗерен көт­мичә, мил­ләт тарихын язучылар. Башларына “сугып” торалар, шуңа карамастан язып торалар. Татар бугазында Татарстан байрагын күтәрдем. Инде Куликово кырында мәчет салдырасым гына калды, – дип язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәү­зия Бәйрә­мова күңел тү­рен­дәге хыялы белән уртаклашты. Әйе, язучы ханым дөрес әйтә: авыллар тарихын гына түгел, Болгарда, Алтын Урдада йөздән артык булган татар шәһәр­ләре, мил­ләттәшләребезне чу­кын­дыру, сөргенгә сөрү тарихларын да өйрәнергә, язарга кирәк. – Чердынь шәһәренә баргач исем китте: ел саен, татарларны мыскыл итеп, фестиваль уздыралар, урамда театр куялар икән. Без боларны да күрергә, үз китабыбызны язып утыру белән генә чик­ләнмичә, мил­ләтебезне кимсетеп күрсәткән спектакль, китапларны тәнкыйтьләп чыгарга тиешбез.  Тарихы­быз­ның шактый зур өлеше Рос­сия­нең кечкенә шә­һәрләре музейларында, монастырьларда саклана. Әби-бабала­рыбызның сандыкларында әллә нәрсәләр бар әле. Аларны да өй­рәнегез. Тарихи хез­мәт булмаса, булмас: фәнни-по­пуляр, әдәби әсәрләр языгыз. Татарча да, урысча да языгыз. Анда татарлык кычкырып торырга тиеш, – дип тә  үгет-нәсихәт бирде Фәү­зия ханым төбәк­че­лә­ребезгә. Төбәк тарихын өйрәнү­нең тагын бер зур гамәли әһәмияте шунда: әгәр татар авылы тарихы ташка басыла, авылдашлары бу эшне хуп­лап-күтәреп чыга икән, халык саны алу кампа­ния­лә­рендә инде беркем дә әлеге төбәктә яшәү­челәрне башка милләткә карата алмаячак (әнә Башкортстанда 1600 татар авылы бар диләр). Менә шу­шындый кыйм­мәтле фи­керләр яңгыраган бик әһәмиятле чара булды әлеге корылтай. Ахырда корылтайда катнашучылар татар төбәкләре тарихын язу эшен дәүләт күләмендә финанслаштыруны сорап Татарстан Хөкү­мә­тенә мөрә­җәгать кабул итте, җәм­гыять­нең идарә органын, җитәкче­лә­рен сайлады. Җәмгыять рәи­се итеп танылган эшкуар, җәмәгать эшлеклесе Камил Әбләзов, аның урынбасалары итеп тарихчы галимнәр Альберт Борһанов, Илдар Габде­рәфыйков, Дамир Исхаков тәгаенләнде.

Рәшит Минһаҗ

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: