Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләтеңнең бөеклеген ача торган шәхесләр татар милләтенең киләчәгенә юл сала" - Әзһәр Шакиров

Химия өлкәсендәге зур белгеч, профессор, техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов – шундый шәхесләрнең берсе. Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты Әзһәр Шакиров вафат булган Азат Зыятдинов турында сөйләп, аның милли җанлы булуына басым ясады. Мәрхүм белән хушлашу чарасы Татарстанның Фәннәр академиясендә узды. Әзһәр Шакиров галимнең үлеме турында ишеткәч, берникадәр үкенеч хисе тоюын яшермәде. "Миңа Азат күп вакытлар очрашкан саен: "Әйдә, бер утырып сөйләшик әле", – дия иде. Күптән түгел генә Һади Такташка һәйкәл ачканда, ул миңа, син бер кил әле, синең белән сөйләшәсем килә, дигән иде. Мин аңа сүз биргән идем, тик гастрольләр сәбәпле килә алмадым. Кичә улы шалтыраткач, нәрсә эшләргә дә белмәдем, сүз бирдем, ник бармадым инде, дип борчылдым", – дип белдерде ул. az "Зур заводлар, матур шәһәрләр, бөек галимнәр дә булыр, ләкин татар милләтеннән чыккан бөек галим безнең өчен иң кадерлесе. Бу ни дигән сүз? Татарның бөеклеген исбат итә торган кешеләр болар. Исбат итеп, халыкка күрсәтә, татардан кемнәр чыгуын, алар нинди кешеләр, алар нинди үрнәкләр бирүен күрсәтә. Бөтен хикмәт тә шунда: милләтеңнең бөеклеген ача торган шәхесләр татар милләтенең киләчәгенә юл сала. Безнең балаларыбыз бөеклегебезне аңлаганнан соң гына безнең кадеребезне аңлый. Бу хикмәтне аңлый торган кешеләрнең берсе Азат иде. Мин инде аның белән күп еллар таныш. Галимнәр күп, матур йортлар, метролар да күп булыр, ләкин милләттән дә бөек әйбер миңа юк! Бүтән әйбер миңа кадерле дә түгел, миңа шатлык та бирми ул. Бөек рух, милләтнең бөеклеге белән бәйле әйберләр генә күңелемә этәргеч бирә”, – ди Әзһәр Шакиров. Ул Азат Зыятдинов белән соңгы тапкыр Һади Такташ һәйкәле янында очрашканнарын искә алды. “Шунда Азат миңа: “Мин Такташка шигырь багышладым, шул шигырьне укыйм әле, язып калдырсыннар”, – ди. Мин аптырап киттем: “Син Такташка шигырь яздыңмы? – дип сорыйм. Белә идем инде аның Такташның бөеклеген ачарга теләгән кешеләрнең берсе икәнен. Чыннан да, шушы дәрәҗәне, шагыйрьнең бөеклеген аңлау, Такташның, татар милләтенең кем икәнен аңлау, әлбәттә, галимнәрнең күбесендә юк. Андый талант юк. Ул шигырь укыды, мин шаккаттым. “Эх, миңа килгәч, мин сиңа шигырьләремне укыйм әле. Мин сиңа күрсәтәм әле кем икәнлегемне”, – ди. Шуннан кочаклап алдым да: "Әлбәттә, мин киләм!"  – дидем. Әлбәттә, монда килгән галимнәр, шагыйрьләр, язучылар аны зурлап, монда җыелып килгәннәр икән, алар аның кем икәнен аңладылар. Исән чакта ук. Азат, без синең кем икәнеңне аңладык”, – дип җәсәде янында Азат Зыятдиновка соңгы сүзләрен җиткерде Әзһәр Шакиров. "Әгәр дә Азат шуның өчен җанын, күңелен бирмәсә, мәйданында мәчет булмаса, “Түбән Кама нефтехим” нәрсә булыр иде ул?! Гомумән, ул Түбән Камага татар милләтенең рухын кертер өчен җанын бирде. Моны беркем дә онытмаячак. Галимнәр, язучылар, фән эшлеклеләре, җитәкчеләребез, әгәр дә без берләшеп, талантлы кешеләребезне күтәрмәсәк, вакытында хөрмәт итмәсәк, безне кем хөрмәтләр, кем күтәрер?!” – дип мөрәҗәгать итте Әзһәр Шакиров чыгышын йомгаклап. Ул Азат Зыятдиновның хәләл җефете Сания апага, улы Нариман һәм кызы Гөлнарага кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев