Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләтем каршында тел өчен җаваплылык хисе тоям" - Фәнил Вакказов

"Мәйдан" каналы һәм Фәнил Вакказовның истаграмында татар теле дәресләре ачылырга мөмкин. Бу хакта Казан федераль университетының "Tataristica" үзәгендә "Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр" дигән темага багышланган түгәрәк өстәл вакытында танылган тамада Фәнил Вакказов үзе хәбәр итте. "Татар теле югалмасын дисәк, һәр кеше үзеннән башларга тиеш, ди Фәнил Вакказов. - Мин татар филологиясе факультетын тәмамлаган кеше буларак, милләтем каршында тел өчен җаваплылык хисе тоям. Мине тыңлаган, ишеткән кешеләр авызымнан дөрес татарча сөйләм ишетергә тиеш. Матур итеп татарча сөйләшкәнем өчен туйлар алып барырга чакыручылар да бар. Тамада буларак, өстенлегем дә татарча яхшы сөйләшә белүемдә. Татар филологиясен тәмамлаган һәм педагогик белем алган теләсә кем туйлар алып баручы булып эшли ала. Чөнки тамада, күп очракта, педагогик кануннарны куллана. Кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп торырга да кирәк бит. Кызганыч ки, соңгы араларда мәҗлесне ике телдә алып баруны сорыйлар. Арабызда ана телен аңламый торган татарлар арта. Бервакыт хәтта заказымнан да колак кактым. Кияү татарча аңламый, “Маңкорт мәллә”? – дип сорагач, кәләш мине сүгенә, дип уйлаган. Мин татфакка укырга кергәндә, дуслар “нишләп син анда укырга барасың”? – дип сорый иделәр. Ә мин аларга килер шундый бер көн, беркем дә татарча укый-яза  белмәс. Ә мин шул вакыт бизнес ачып җибәрәчәкмен. Сезне укырга-язарга өйрәтермен. Андый көннәр килеп җитәргә дә ерак калмады. Интернет челтәрендә татарча язуларны күргәч, теш сызлый башлый. “Мәйдан” каналында һәм үземнең интернет челтәремдә берничә минутлык кына татар теле дәресләре ачып җибәрергә хыялым бар. Беренче дәреснең темасы – тыныш билгеләре, эндәш сүзләрдән соң нинди билгеләр кую буенча сабак бирәсем килә”. Исегезгә төшереп узабыз, Казан федераль университетының "Tataristica" үзәгендә "Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр" дигән темага фикер алышу булып узды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әлеге очрашуны турыдан-туры трансляцияләде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев