Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләтем, халкым турында кайгыртып яшәдем" - Фарсель Зыятдинов

Бакчачы, икътисадчы, галим, шагыйрь. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" кебек мактаулы исем янына тагын берсе - "Мәдәнияттагы казанышлар өчен" күкрәк билгесе өстәлде.

Бакчачы диюгә үк сүзнең кем турында баруын аңлап алгансыздыр. Киң җәмәгатьчелек аның киңкырлы һөнәр иясе булуын да белә. Шулай да ул халыкка “бакчачы Фарсель” буларак якын. “Бакчачы бабай” быел күркәм датасын каршылады – 1 июль көнне аңа 80 яшь тулды. Шул уңайдан, быел аның юбилей елы дәвам итә. Якташлары аны Актанышта да зурлады, музеен да ачты. Язучылар союзының Тукай клубында исә өр-яңа әдәби-музыкаль кичә үтте. “Бакчачы бабай” дисәләр дә, Фарсель абыйга 80не биреп булмый.

Кичәгә аның иҗатташлары, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары һәм аны якын иткән халык җыелган иде.

Укытучы булам дигәндә, агроном булып куйдым”

Фарсель Зыятдинов – Актаныш районының Качкын авылында туа. 8-10 сыйныфта Пучы мәктәбендә Минтимер Шәймиев белән бер класста укый. 10 сыйныфны тәмамлаган егет алдына “Инде кая барырга?” дигән сорау килеп баса. Сыйныфташларының күбесе Бөгелмә укытучылар әзерләү училищесына китә. Кечкенәдән әдәбиятка тартылган, шигърият белән кызыксынган Фарсель дә “әдәбият укытучысы булырмын” дип, шунда барырга була. Сыйныфташ кызлары белән, документларын илтеп тә бирә. Әмма ниндидер буталчыклык килеп чыгып, аның документлары математика укытучылары әзерләү бүлегенә кереп китә. “Ярар инде, математика укытучысы булырмын” дип уйлап өлгерми, классташ кызлары, укытучы булу хыялыннан баш тартып, документларын Минзәлә медицина училищесына тапшыра. Алар киткәч, Фарсельнең дә монда каласы килми. Авылга практика үтәргә килгән агроном тәкъдиме белән ул, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Менә шулай, ул үзе дә уйламаган җирдән агроном булып куя. Армиядән кайткач, авыл хуҗалыгы институтында укый. Параллель рәвештә, КДУның татар теле бүлегендә белем ала.

Ике ел гомерең калган”

Агроном булу очраклы хәл дисәк тә, кечкенә Фарсельнең 7 яшьтән бакчачылык белән кызыксынуы, бакча үстерүе билгеле. Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан Фарсель абый белән үткәнгә карап, сөйләшеп алдык.

– Минем күпчелек хыялларым чынга ашты. Милләтем, халкым турында кайгыртып яшәдем, Аллага шөкер. Яшь чактан авыл кешеләренең яшелчә, җиләк-җимеш ашамаулары мине бик тә борчый иде. Кеше организмына кирәкле бөтен витамин бар бит анда.

Мин армиягә китәр алдыннан авырдым. Мәскәүдән чүп үләннәренә каршы көрәшә торган гербицид җибәргәннәр иде, шуны сынап карадык. Шул вакытта минем белән эшләгән бер егет, шаяртып, шланганы безнең янга җибәрде. Ул агу безнең күзләргә, авызларга тулды. Мине хастаханәгә дә алып киттеләр. Шифаханәләрдә дәваландым. Аннан кайткач, Тәтешнең ул вакыттагы баш табибы: “И, энем, синең бит ике ел гомерең калган”, - ди. Бу - 1957 ел иде.

Халкымның яшелчә, җиләк-җимеш ашавын теләдем”

Армиягә китәр вакыт җиткәч, мине алмыйбыз диләр. Алыгыз дип, гариза яздым. Безнең часть Кавказга эләкте. Анда тауда яшәүче бер өлкән яшьтәге абхаз карты белән таныштым. Аның белән сөйләшеп киткәч, 157 яшьтә булуын әйтте. Шуннан кызыксына башладым. “Нәрсә кулландың, ничек яшәдең?” дим. “Җиләк-җимеш, яшелчәдән өзелмәдем. Бакчамда күпме кирәк, шуның кадәр үстердем”, - ди. Мамалыга (кукуруздан ясалган аш) ашадым ди. Итне атнага ике тапкыр гына ашавын әйтте. «Ит көч кенә бирә, ә менә җиләк-җимеш, яшелчәдә яшәү өчен файдалы матдәләр күп», - диде ул.

«Аракы эчтегезме соң? Дим. – “Юк, мин аны авызыма бер тапкыр да капмадым, әмма үзем ясаган җиләк-җимеш шәрабын эчми калган көнем булдымы икән?” ди.

Шуны тыңлаганнан соң, мине Татарстанга кайткач, яшелчә, җиләк-җимеш кулланмавыбыз эчемне пошырды. Үз алдыма максат итеп куйдым: безнең халык та шул витаминнарны үстерә белсен иде дим.

Шул максат белән, Фарсель Зыятдинов телевидениедә өр-яңа тапшыру ача – бакча үстерергә өйрәтә.

– 1964 елның апрелендә беренче тапшыруым чыкты. Хәзер менә күпчелегебез яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Минем хыялым тормышка ашты дип уйлыйм, – диде ул.

Кичә Фарсель Зыятдинов һәм аның хәләл җефете Фирая Зыятдинованың шигырьләре, җырлары, әкият күренешләре белән үрелеп барды. Билгеле, Фарсель абыйны котларга килүчеләр дә бихисап күп, залда алма төшәр урын да юк иде.

...Фирая белән Фарсель университетта яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади түгәрәгендә очраша. Бер ел очрашып йөргәч, гаилә коралар. Кайгылар да урап үтми гаиләне: ике яшендә кызлары Алсу вафат була. Берникадәр вакыттан соң уллары Айвазны армиядән кыйнап кайтаралар. Ул икенче төркем инвалид булып кала. Өченче уллары Айнур да, мотоцикл белән авариягә очрап, 19 көн комада ята. Кешенең бөтен яшәеше нерв системасыннан тора бит. Барлык борчуны йөрәгенә җыйган Фирая ханым бик иртә – 60 яшендә китеп бара. Ике ел элек улы Айвазны да югалтты.

 “Синең мондый әтәч икәнеңне белми идем”

Шагыйрьне котларга иң элек Татарстан язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов чыкты.

– Синең мондый ук әтәч икәнеңне белми яшәгәнмен, – диде ул чыга-чыгышка. Эш шунда: Фарсель абый өстәлдә торган чәчәк бәйләмен җырчы кызга бүләк иткән иде. “Сиңа бүләк итәсе чәчәкне, кызлар күрү белән, алдың да бирдең, миңа эш калдырмадың”, – диде.

Фарсель абыйны күрәм дә, олы юлдан, арып кына атлап баручы атны күз алдына китерәм. Башын игән, киң күкрәкле бу ат тормыш авырлыкларын артка калдырып, алга бара. Фарсель абый – син дә, милләтнең шундый атларының берсе булдың. Кайсы гына өлкәдә эшләсәң дә, җигелеп тарттың, җигелеп эшләдең. Шуңа күрә сине халкың яратты да. Әмма ләкин камчылар да сиңа эләкмәде түгел, эләкте. Тормышның авыр кайгыларын кичәргә туры килде сиңа. Сиңа һәрбер үскән чәчәк тә, һәрбер агач, яшелчә дә, һәрбер кеше дә гомер буена рәхмәтле дип уйлыйм. Бакча үстерүчеләргә дә, шигырь яратучылар да рәхмәтледер сиңа. Без дә, язучылар, синең булганың горурланып яшибез», – диде Данил Салихов.

Фарсель абый безне бәрәңге белән бергә яшелчә ашарга өйрәтте”

Юбилярны котларга, Фарсель абый кебек үк чын җир кешесе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та килгән иде.

– Авыл хуҗалыгы тармагына сез – зур өлеш керткән кеше, – дип башлады ул сүзен. – Без бит инде авыл балалары, балачактан ук хәтерлим, авыл җирендә бакчада бәрәңге үстерүдән башканы белми идек, кәбестә һәм шуның ише башка яшелчә ашаган кешеләр түгел. Фарсель абый авыл халкын, бәрәңге белән бергә, яшелчә үстерергә дә өйрәтте. Без бүген яшелчә белән үзебезне-үзебез туйдыра алабыз икән, Фарсель абый, монда сезнең хезмәтегез зур. Чөнки аның күп өлеше – шәхси хуҗалыкларда. Без, совет чоры кешеләре, үзебезнең кишәрлекләрдә җиләк-җимеш үстердек. Аның болгавыр 90 еллары да булды. Предприятиеләрдә акча бирүче юк, кибеткә барып, азык-төлек алырга акчасыз чорларда да, авыл халкы, сезнең киңәшләрне тотып, үз гаиләсен туйдырырлык азык-төлек туплый алды. Монысы өчен дә рәхмәт сезгә, – диде министр урынбасары.

Гомер көзендә Фарсель абый ялгыз түгел, аның таяныр талы бар. Венера ханым белән моңа кадәр телефоннан гына аралашканыбыз булса да, бик ипле, Фарсель абыйга тиң кеше булуын сизә идем. Ялгышмаганмын. Ире турында бик җылы сүзләр сөйләп, бик матур чыгыш ясады ул.

Фираяны югалтып, бер ел үткәч, синең тормышыңа мин килеп кердем”

«Ике кат яшәми беркем дә, чәчәкләр бирегез кешегә», - дип язган Гамил Афзал. Ә мин Фарсель ике кат яшәсен әле дип, менә шушы ак чәчәкләрне ихлас күңелемнән бүләк итәм», – дип башлады ул сүзен.

Кыска да соң безнең бу гомер,

Эшләнмәгән әле күпме эшем.

Аңламыйча инде шуны да

Чабып килә җитмешем, - дип язган иде Фарсель үзенең 70 еллыгына.

Фарсель, 80 әле күп түгел ул. Кеше гомере чикләнмәгән. Әле күп еллар үтәр, дәртле еллар үтәр, матур-матур юбилейлар булыр, бирсен Ходай.

Кеше башыннан кайгылар да, шатлыклар да чиратлашып уза. Фарсель, синең дә авыр хәсрәтләрең күп булды. Ачы хәсрәтләр күп кичердең. Син аларны чын ир-атларча, зур сабырлык белән үткәрә килдең. Сынмадың, сыгылмадың. Балаларыңның әнисе Фираяны югалтуга бер ел үткәч, синең тормышыңа мин килеп кердем. Ул вакытка да инде ун ел үтеп киткән. Без аның 8 елын Фарсельнең авыру улы Айваз белән үткәрдек. Улың Айвазны югалту синең йөрәгеңдә тирән, зур яра калдырды. Ул хәсрәтне без икәү бергә кичердек. Авыр минутларыңда мин сиңа терәк булдым. Инде башка андый кайгы-хәсрәтләр безгә килмәсен. Фарсель, син тырыш, эшлекле, укымышлы күпкырлы белем һәм һөнәр иясе, легендар шәхес. Бу сыйфатлар сиңа күптән бакыйлыкка күчкән әти-әниеңнән калган мирас. Урыннары оҗмахта, җаннары җәннәттә булсын. Ныклы сәламәтлек, тигез гомер, дәвамлы иҗат уңышлары телим мин сиңа”, – диде Венера ханым. Шулай ук ул юбилярны олылап килгән кунакларга, тамашачыларга олы рәхмәтләрен дә җиткерде.

“Мин сине бит парктан озата кайткан идем”

Авылдашы, язучы Айгөл Әхмәтгәлиева үзенә ияреп йөрүче бер мәзәк хәлне сөйләп үтте.

– Бервакыт Фарсель абый белән Казан буйлап барабыз. Каршыбызга ике әби килә. Күз карашларыннан ук сизелә, Фарсель абыйны танып, күзәтеп килә болар. Килеп җиткәч, Фарсель абыйның җиңеннән үк эләктереп алдылар. “Без сине күргән бар төсле, кайда күрештек икән?” диләр. Фарсель абый да сынатмады, ике әбигә берьюлы елмайды да: “Хәтерләмисеңмени, яшь чагында парктан озата кайткан идем үзеңне”, - дип, әбиләрдән бик җиңел генә котылып китте», – дип залны көлдереп алды.

Абый белән минем ара – 20 ел”

Гомумән, бу кичтә тамашачы бер хис дулкыныннан икенче дулкынга бәрелде. Фарсель абыйга бәйле мәзәк хәлләрне ишетеп, ихластан көлде, аның үзе язган шигырьләрен ишетеп, тормыш юлы турында белеп, күз яшьләрен тыя алмый утырды.

Юбилярны котларга Фарсель абыйның бертуганнары да килгән иде. Алар гаиләдә 6 бала үсә. Кызганыч, бүген инде икесе фани дөньяда юк.

–Абыйны мин яратып әзи дип йөртәм. Ул безнең гаиләдә иң зурысы, мин иң кечкенәсе. Безнең арада 20 яшь аерма, – диде иң кечкенә энесе. – Әзи һаман да яшь ул, картаймый, энергиясе ташып тора. Җәйләрен без бакчада үткәрәбез, бакчаларыбыз бергә. Кышын кунакларга йөрешәбез.

"Радиода иң җаваплы эшләрне аңа кушалар иде"

Фарсель Зыятдинов 1964–1970 елларда Татарстан Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, «Яшьлек радиодулкыны» тапшыруларында әдәбиятны һәм сәнгатьне пропагандалап, яшь язучылар, шагыйрьләр, сәхнә осталарының киң мәйданга чыгуына булышлык күрсәтә. Радиодагы эшчәнлеге турында аны хезмәттәше, галим Фоат Галимуллин сөйләде.

– Бүген Фарсельне нинди генә тармак вәкилләре котламады. Чыннан да, сәхнәдә басып торучы юбилярыбыз – төрле тармакларда кинәнеп, җигелеп, үз халкына хезмәт иткән шәхес. Без радиода бергә эшләдек. Фарсель – редактор, мин – диктор. Ул «Яшьлек радиодулкынында” дигән өр-яңа тапшыру башлап җибәрде, талантлы татар яшьләрен киң мәйданга танытты. Күңелемә уелып калган бер вакыйга хәтердә.

1964 елда Никита Хрущев килде Казанга. Фарсельләр редакциясе мөдире Карл Фәизовка: «Син генераль секретарьнең сүзләрен язып алып кайтырга тиеш” дигән эш кушалар һәм аңа өр-яңа магнтофон биреп җибәрәләр. Алып бара магнитофонны, Хрущев авызына микрофонын тота, карый, тәгәрмәче әйләнә. Радиога кайтса, әйләндереп карыйлар, бер сүз дә язылмаган. Чөнки ниндидер бер төймәсенә баса белмәгән. Шуннан Фарсельгә әйтәләр: «Хрущев сүзе радиодан яңгырарга тиеш, әйдә син котка. Казаннан ул Такталачыкка очачак. Син анда аннан алда барып җитеп, теләсә нишлә, сөйләгәнен язып кайт», диләр. Фарсель чыннан да әтәч-җегет була, сыналган магнитофон белән барып, шул бурычны үтәп кайта. Ул кайсы гына өлкәдә хезмәт куйса да, эшне шулай җиренә җиткереп үтәүче булды, – диде Фоат Галимуллин.

Кичә барышында берничә тапкыр Фарсель Зыятдиновны “Гадилектә галилек” сүзләре белән чагыштырдылар. Бу чыннан да шулай. Фарсель абый – нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, халыкның гади бер вәкиле булып кала бирә. Ул кешегә ярдәм итә алуыннан тәм табып яши. Бакчачылык буенча гына да аңа көненә унлап хат килә, телефоны тынып тормый. Без – журналистлар да һаман аптыратып торабыз үзен. Әмма Фарсель абый уфтануны, зарлануны белми. “Татар-информ” укучыларына да ул бакча үстерү буенча төпле киңәшләрен бирә. Фарсель абый, сез күпләргә терәк, сез безгә кирәк, тигез озын гомер, бетмәс-төкәнмәс көч һәм иҗат уңышлары телибез сезгә!


Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Александр Эшкинин
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев