Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милләтебез өчен соңгы күлмәген дә салып бирергә әзер шәхесләребез бар (ӘҢГӘМӘ)

Халкым дип янып йөрүче, милләтебез өчен соңгы күлмәген дә салып бирергә әзер шәхесләребез бар. Һичшиксез шундый милләтпәрвәрләребезнең берсе – Рамис Җиһанша улы Аширов. Бар дөньяга таралып яшәүче кардәшләребезнең, кан да, җан да тартып, Казаныбызга кайтып төпләнгәннәрнең берсе булган милләттәшебез җитмеш яшен тутыра. Шул уңайдан Рамис әфәнде белән әңгәмә кордык.   – Еш кына башкалабызда басыла торган гәҗитләрдә “Яшә­сен Ватан” дигән тәхәллүс-псев­доним белән басылган, милли проблемаларны хокук белгече күзлегеннән яктырткан язмалар дөнья күрә. Кайбер кешеләр “Җирән сакал”, “Урман кызы” кебек тәхәллүс-алмашат ала яки кайсыдыр бабасының имзасын куя. Сез нигә шушындый алмашат алдыгыз?   – Чөнки мин кечкенәдән Ватаным дип яшим. Мин үзем Әзәр­бай­җан Республикасының башкаласы Бакыда туып үстем. Үзенчәле­ге­безне саклау кыен булса да, анда милли йөзебезне югалтмадык. Мин генә түгел, башка туганнарым, Бакыда яши торган башка татарлар да. Кечкенәдән Татарстанны күрергә хыялландым. Шунысы кызык: Казанны беренче күрүем бер яшьтә булса (шушында тәпи йөри башладым), икенче килгәндә, 1968 елны миңа 21 яшь иде инде. Ул вакытта Әзәрбайҗан дәүләт универ­ситетының хокук факультетында IV курсны тәмамлаган идем. Тамырларым Кайбыч районына бәйле. Бабам Әхмәтгәрәй Кайбыч районының Урсак авылында туып үскән. 1903 елны, 19 яшендә аны рекрутлыкка, солдатка алалар. Ул башта Варшавадагы кавалерия полкында хезмәт итә. Соңрак “ма­зутный пролетариат” (элегрәк Ба­кы пролетариатын шулай атаган­нар) бераз кыймылдый башлагач, 1904 елны әзәри туфрагына күче­рәләр. Шунда күчеп бераз хезмәт итүгә, ул аягын сындыра. Гаеп үзләрендә булганга, аны тиз арада хәрби хезмәткә яраксыз дип таба­лар. Бакы хәтле ерак җирдән болай гына кайтып китә алмыйсың. Аты булганга, фаэтон ясап, халыкка хезмәт күрсәтә башлый бабам. Апшеронның нефть төбәге буларак танылып килгән чагы. Халыкта акча бар. Шулай акча туплап, 1908 елны туган ягына кайта, абыйсына йорт салып бирә ул. Бакыдан хәл­ләнеп кайта. Бабам бик матур, моңлы җырлый торган була. Хәлле дә булсын, яхшы җырласын, буй-сыны да күркәм: ничек инде кыз­ларның күзе төшмәсен! Әбием мулла кызы була. Революция җил­ләре исә башлаган заман бу.   – Сүзегезне бүләм. Урсак авылына кайтканыгыз бармы? Анда хәзер туганнарыгыздан кем дә булса яшиме?   – 1968 елда килгәндә, ярты авыл безнең туганнар иде. Ба­бам­ның әтисе Биктимер исемле булган. Анда шул исемнән кыскартып ясалган Биков, Бикаев фамилияле туганнарыбыз бар иде. Кайбыч районының Мөрәле, Болын Балыкчы авылларында да кардәш­ләребез бар дип беләм. Әмма ул авылларда булганым юк. Элегрәк Урсакка кайткалый идем. Бу елларда кайтканым юк. Аралашулар си­рәк. Кайберләре Мәскәүдә яши, кемдер баеп китте. Миңа да бизнес тармагында көчемне сынап карарга тәкъдим иткәннәр иде. Баш тарттым. Минем андый эшкә һәвәс­легем юк.   Шунысы гаҗәп: монда прокуратурага эшкә урнашкач, туганнарым яныма җыелыша башлаган иде. Әмма соңрак, карьерадан баш тартып, прокуратурадан киткәч, араларыбыз суына төште.Әбием турында да берничә сүз әйтим әле. Өлкәнәйгәч тә, ул Урсакка еш кайтты. Аны Матур апа дип йөртәләр иде. Ни кызганыч, исемен хәтерли алмыйм. Чеп-чи татар исеме икәне генә истә калган. Аның дүрт абыйсы булган. Бабама ябышып чыккан. “Өйләнергә уйла­саң, мине тиз генә авылдан алып кит. Озак уйлап тормаслар, абыйларым башыңа җитәр!” – дип әйт­кән ул булачак иренә. Соңрак, ачлык елларында бабам аның туганнарына ярдәм күрсәтә. Шулай туганнар арасындагы аңлашылмау­чы­лык бо­зы эри. Татарстанда тиф, ачлык була ул елларда. Шуңа күрә әбие­без әнисен үз янына, Бакыга алдыра.   – Казанга күчеп кайту теләге кайчан туды?   – Университетны тәмамлар алдыннан, бирегә килгәндә төп мак­сатларымның берсе Казанда, Татарстанда эшкә урнашу мөмкин­леген белешү иде. Бакыда, милли кадрларга өстенлек бирелгәнгә, прокуратурага эшкә урнашу кыенрак иде. Хәлләр ничегрәк икән дип, бирегә юл тоттым. Казанда милли кадрлар азрак икән. Тиешле җиргә кереп, үзем хакында кирәкле мәгъ­лүматлар калдырдым. “Мәскәү рөх­сәт бирсә, эшкә кабул итәрбез”, – диделәр. Нәкъ шулай булып чыкты да. 1969 елны биредә эшкә алдылар. Башта стажер булып Түбән Камадагы районара прокуратурага эшкә урнаштырдылар. Ярты елдан, автогигант төзелә башлагач, мине Чаллыга прокурор ярдәм­чесе итеп күчерделәр. Ул вакытта республика прокуроры булып бик тәҗрибәле юрист, фронтовик Идият Хәмидуллин эшли иде. Эшкә алганда аңа ике дипломымны да күр­сәттем.   Мин Бакыда Мөслим Магомаев белем алган музыка училищесын да тәмамлаган идем. Андагы укытучыларым, укуыңны кон­серваториядә дәвам иттерергә кирәк, дип киңәш итсә дә, кечке­нә­дән сәясәт, хокук саклау мәсьә­ләләре кызыксындырганга, юристлыкка өстенлек бирдем. Туганнарымның күбесе – татар. Катнаш гаиләләр юк диярлек. Бакыда яшәп урыслаша алмыйсың. Чаллыда мәр­хүм Рәис Беляев белән таныштым. 1971 елны хокук саклау системасында реформа башланды, юстиция министрлыгы оештырылды. Прокуратура хезмәткәрләре­нең бер өлеше шунда эшкә күчте. Ел ярым эшләгәннән соң, мине Казанга яңа вазыйфага күчерделәр – республика прокуратурасының мәхкәмәләрдә гражданлык эш­ләрен карау бүлеге прокуроры итеп билгеләндем. Кыскасы, башкалар ун елда ирешә торган карьераны мин ике елда яуладым. Әмма татарларның аяныч хәлдә булуын, милләтебезне кайгыртучыларның булмавын күреп, карьерамнан баш тарттым, КДУга аспирантурага кердем. Фикердәшләр табармын дип, татар студентлары белән якын­­нан аралашып, универси­тет­ның татар хорына йөри башладым. Бу 1971 ел иде.   – Балачак хыялыгызны тормышка ашырырга да форсат чыккан, димәк?   – Минем өчен җырлау әллә ни әһәмиятле түгел, татарлар белән аралашу мөһимрәк иде. Анда хәзер мәрхүм галим Хәлил Сәли­мов белән таныштым. Бер үк тулай торакта яшәгәнгә, аның белән шактый еш аралаштык. Аспирант Равил Кукушкин да (хәзер аны Рахмани буларак беләбез) безнең хорга йөри иде. 1972 елның 15 фев­ра­лендә мине Муса Җәлилнең һәй­кәленә чә­чәкләр кую тантанасына чакырдылар. Шунда Җәлил ши­гырьләрен урысча гына укыдылар. Шул хәл­дән соң сабырлыгым тө­кәнде. Икен­че көнне, репетиция­дән соң, журналист буларак танылачак Ис­мәгыйль Шәрәфиевне, аның хатыны Розаны (ул вакытта әле алар өй­ләнешмәгән иде), ике физикны (аларның берсе – 2000 елларда ТР Диния нәзарәтендә эш­ләгән фи­зика-техника фәннәре кандидаты Габдерәшит хәзрәт), Роберт Миң­нуллинны (ул вакытта 4 курс студенты иде) җыеп алып, тора-бара балаларыгыз исем-фамилия­ләре­гездән ояла торган заман җитәчәк, нишләп хокукларыбыз чикләнгән, нигә без союздаш республика тү­гел, дип чыгыш ясадым. Алар башта аптырап калды. Соңрак бу хакта ешрак сөйләшә, фикер алыша башладык. Бу уй-фикерләр шушылай халык арасында тарала башлады. Җәмәгатьчелек фикерен әзерләү дә бик мөһим бит.   Үзгәртеп кору сәясәте башлангач, бу идея милләт­тәшләребезнең күңелен яулап алды. Без советка каршы бернинди оешма да оештырмадык, шулай да хокукларыбызны якларга, телебезне, мәдә­ниятебезне кайгыр­тыр­га кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Ни кызганыч, ул вакытта хал­кыбызның милли үзаңы шактый түбән иде. Шуңа күрә аспирантураны тәмам­лагач, Казанда бераз эшләдем дә 1978 елның башында Бакыга кайттым (ул хәтле мөһим түгел дип, кандидатлык диссертациясен яклап тормадым). Әти-әни дә картая башлады, аларны карарга кирәк иде. Анда яхшы каршы алдылар, Бакы дәүләт университетында мөгаллим булып эшләдем. Карабах вакыйгалары башлангач, Казанга килеп-китеп йөрдем, те­гендә дә, монда да коммерция нигезендә эшләүче хосусый университетларда эшләдем. Хәзер бит аларның һәрберсендә хокук факультеты бар. 2005 елны Россия гражданлыгы алдым.   – Аңлавымча, шул елларда матбугатта еш яза башладыгыз?   – Кемдер карьера яуласа, хез­мәт баскычларыннан үсүне максат итеп куйса, мин, хокук белгече буларак, матбугатта сәяси, икътисади хокукларыбызны халыкка аң­латуны, хакыбызны яклауны, республикабызны саклауны максат итеп куйдым. Шул мәкаләләрне язу барышында “Яшәсен Ватан” дигән алмашат туды. Аның килеп чыгуы көтмәгәндә генә булды. Бер мә­каләмнең азагын “Яшәсен Ватан” дип тәмамлаганмын, имзамны куймаганмын. “Звезда Поволжья” гә­җитенең баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов аны имза-тәхәллүс дип кабул иткән. Хәзер мине күбесе шул алмашат-тәхәллүс иясе буларак белә. Фамилиямне белүче аз. Яше­ренү, курку түгел бу. Әлеге алма­шат-псевдоним “милләтебезне кайгыртучы” дигәнне аңлата. Ватан дигәндә мин Россияне дә күз алдында тотам. Миңа күп кеше, сәясәтең яхшы, син Россия белән Татарстанны капма-каршы куй­мыйсың, дип әйтә. Алда торган проблемаларны мин бергәләп, аңлашып, уртак тырышлык белән хәл итәргә чакырам.   – Россия гражданлыгы алгач, коммерциячел универ­си­тет­ларда эшләдем дип әйттегез. Сер булмаса, кайсы университетларда?   – Алар турында сөйләп тә торасым килми. Ашарга, киенергә, нәрсә хисабына булса да яшәргә кирәк бит. Аларда укыту эшенең ничек куелганын чамалыйсыздыр инде. Акча түләп укый торган вуз булгач, тырышып, бирелеп укучылар бик аз. Курста берничә тырыш студент булса, 90-95 процентының укуын ташка үлчим. Шуңа күрә алардан гайрәтем чикте. Хәер, мин 2007 елда пенсиягә чыктым. Пен­сиягә чыккач, публицистик мәка­ләләремне җыеп, “С думой о Родине” дигән китап чыгардым. Төп мак­сатым шул: татарлар, Татарстан илебездә лаеклы урынын алыр­га тиеш. Илдәге хәзерге вәз­гыять – татарларның законлы мән­фәгатьләренә бармак аша карау ул.   – Сез инде милли хәрәкәттә күптәннән катнашып киләсез. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумындамы, Аксакаллар Шурасындамы бер-бер вазифагыз бардыр әле?   – Бәйсез зат булу, барысы бе­лән дә бертигез аралашу өчен, мин бер оешмага да кермәскә булдым.– Сезнеңчә, хәзер ТИҮ нинди хәлдә?– Аның якты исеменә күләгә төшерү өчен күп эшләнде. Моны кем, нинди максатта кылган – хәзер әллә ни әһәмияте юк. Шулай да әле һаман анда, закон кысаларыннан чыкмыйча, нидер эшләргә тырышып, җан атып йөрүчеләр бар. Юрист буларак, мине чакырып торалар. Киңәшкә колак сала­лармы-юкмы – алар карамагында.   – Гадәттә матбугатта хаки­миятләребезгә атап язган ачык хатларыгыз басыла. Кайтма бәй­ләнеш бармы, җавап бирә­ләрме, сөйләшеп утырыйк әле, дип чакырганнары булдымы?   – Шуны әйтә алам: чыккан мөрәҗәгатьләремне милли проблемалар белән кызыксынганнар гына түгел, депутатларның, җитәк­челәрнең барысы да укый. Шундый нияттә язам, җавап бирерләр дип көтмим. Җитәкчеләребез шун­дый-шундый проблемалар барлыгын белеп торсыннар дим. Күреп торабыз: күпләрнең милли аңы уяна, башкалар алдында ким-хур булып яшиселәре килми. Бу хәл минем язуларымның да нәтиҗәседер дип өметләнәм. Еш кына зыялыларыбыз шылтыратып котлый: мәсь­әләне дөрес куйгансың, шулай дә­вам ит, дип хуплый. Шул мине рухландыра, яңа мәкаләләр язарга илһам бирә.   – Басым ясаганнары, хокук саклау органнарыннан ниндидер дәгъва белдергәннәре юкмы?   – Юк. Мине университеттагы хезмәттәшләрем дә хуплап тора. Мәсәлән, КФУның юрфагында, бер курста алты төркем белем ала. Шуларның бер-ике төркемендә татарча белем биреп булмыймыни?! Ничек инде республикада татар теле дәүләт теле була торып, аның татарча нык үскән хокукый терминологиясе эшләнмәсен?! Бер генә мисал: решение, постановление, приговор, определение дигән урысча кәлимә-терминнар бездә бер сүз белән, карар дип кенә әй­телә, тәрҗемә ителә. Телебез шулай ярлымыни?! Узган гасыр­ның утызынчы елларында мәхкәмә телен татарчага күчерү буенча шактый эш башкарылган. Әмма татарлар автономияле республика статусы белән чикләнгәч, бу эш тукталган. Туксанынчы елларда бу җәһәттән хәрәкәт башланса да, уңышларыбыз бик аз әле.   – Берничә көн элек БТК башкарма комитетының VI корылтае тәмамланды, пленар утырышны телевизордан да карарга мөмкин иде. Карадыгызмы?   – Телевизордан бөтенесен дә карадым. Күпләр уйлана, миллә­те­без язмышын кайгыртучылар, нидер эшләргә кирәк бит, дип фикер йөртүчеләр аз түгел. Иртәме-соң­мы Мәскәү белән Казан арасында гадел Шартнамә төзелер дип өмет­ләнәләр. Россия өчен дә, Татарстан өчен дә файдалы бу. Акылы булганнар, алга карап уйлый белгән­нәр моңа шикләнмәс.  
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев