Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Милләтебез хәзинәләре” янәдән Казанга җыела

29 июльдән 11 августка кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә татар балалары өчен “Милләтебез хәзинәләре” дигән профильле смена ачыла. Анда Россиянең 11 төбәгеннән килгән 180 бала катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Чара Россия төбәкләрендә яшәүче балаларны берләштерү, аларда милли үзаң үстерүгә йөз тота дип билгеләп үтә оештыручылар. Программа кысаларында татар теле, тарих, гамәли сәнгать һәм кулинария, журналистика һәм фото эше буенча дәресләр узачак. Балалар өчен шулай ук фән һәм иҗат әһелләре белән очрашулар, экскурсия һәм күңел ачу чаралары да каралган. Сменаны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” Яшьләр үзәге” ДБУ оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев