Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләте булган халык тарихын белергә тиеш" - Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков билгеләп узганча, милли аңы булган кеше Хәтер көнендә ата-бабаларын искә алырга тиеш. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

“Милләте булган халык тарихын белергә тиеш. Тарихта төрле вакыйгалар, шул исәптән фаҗигалеләре дә була. Казанны басып алуда шәһит киткәннәрне искә алу – Хәтер көнен уздыру совет чорыннан соң традициягә керде. Һәр татар бу вакыйганы белергә һәм искә алырга тиеш, чөнки ул коточкыч сугыш булган. Мин демограф буларак әйтә алам – татарларның өчтән бере кими. Кешенең милли аңы булса, монда килеп, ата-бабаларын искә алырга тиеш”, - дип фикерен җиткерде Дамир Исхаков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев