Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милләт ул - тел, гореф-гадәтләр, тарих һәм дин

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” темасына багышланган секциядә төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре үз эшчәнлекләрендә очраган проблемаларны яктырттылар. Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов телнең зәгыйфләнә баруын әйтте. “Милләт нәрсә ул? Милләт ул - тел, гореф-гадәтләр, тарих һәм дин. Шул үзенчәлекләргә карап, без үзебезне татар милләтеннән, дип әйтәбез. Бу факторлар кимү аркасында бүгенге көндә милләт зәгыйфләнә. Азрак булса да тел ягына игътибарны арттыра башладылар. Балаларга татарча мультфильмнар чыгаралар, Габдулла Тукай әсәрләре сәхнәләштерелә” – ди ул. “Безнең Киров өлкәсендә зур гына проблема туды. Мин үзем моңа күп игътибар итәм: әти-әнисе, әби-бабасы татар булган бала урамда  ручса сөйләшеп бара. Моның сәбәбе нәрсә? Бала бакчадан кайтамы, мәктәптән кайтамы - телевизорын кабыза, ә андагы мультфильмнар рус телендә. Ул инде русча фикерли башлый”, - дип сөйләде хәзрәт. Татар телен белмәүче татарлар турында: “Җомга намазларын укыганда да телне белмәүдән проблема килеп чыга. “Я вас не понимаю”, - диләр. Без, татарлар, үзебезнең телебезне үзебез аңламасак, юкка чыгачакбыз. Татарча белмәүче татарның кем икәнлеген аңлап булмый”, - диде Нияз хәзрәт. Чуваш Республикасы Озын Куак авылы имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Яфизов балалар белән җитди эш алып барырга кирәклеген әйтте. “Без мирасыбызны яңа буынга сеңдерергә тырышабыз. Яшьләр өчен ел саен лагерьлар ачабыз. Әти-әниләренең рөхсәте белән без балаларга сабаклар бирәбез. Аларга төрле бәйгеләр дә үткәрәбез. Алар бик тырышып мөнәҗәтләр әйтәләр, догалар укыйлар, әсәрләрне сәхнәләштерәләр”, - ди хәзрәт. Самара өлкәсе Тольяти шәһәре “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы, төбәк мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров, үз фикерен әйткәндә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, аларны яттан сөйләде. “Бу мәйдан - безгә фикерләр белән уртаклашырга җайлы урын. Балаларыбызда милли рух тудырырга тиешбез. Әгәр дә Тукайны без өйрәтмәсәк, аны өлкә, район җитәкчеләре өйрәтмәячәк”, - ди Ислам хәзрәт Гомәров. Ислам хәзрәт Гомәров бер вакыйганы искә төшерде: “Сабан туйларыбыз дуңгыз итеннән һәм аракыдан тора. Әгәр дә тырышлык куйсак, моңа каршы чыга алабыз. Бер елны Сабан туенда Азан әйтер вакыт җиткәч: “Хәзрәт, син торып тор, концерт бетсен әле”, – диделәр. Мин: "100 сум бирәм, миңа Азан әйтерегез", - дигәч тә, "бу акча аз бит" дигән җавап ишеттем. Ахыр чиктә күбрәк акча биреп кенә Азан әйттем. Бу, барыбер, яхшымы-яманмы, җиңү иде”, - дип сөйләде хәзрәт.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев