Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Миләүшә Айтуганова халыкны фестиваль киносын карарга өйрәтергә кирәк дип саный

“Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, халыкны фестивальләр өчен әзерләнгән киофильмнарны карарга өйрәтергә кирәк. Бу хакта ул футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә белдерде. Ул, Казанның Авиатөзелеш районындагы Ленин мәдәният йорты кинотеатрында тамашачылар аз булуы турында сорауга җавап биреп: “Муниципаль кинотеатрларга зур федераль кинотеатрлар белән көндәшлек итү гаять авыр”, - диде. Моннан тыш, халыкның кинофестивальләрдә тәкъдим ителә торган фильмнарны карарга бик гадәтләнмәгәнен дә билгеләп узды. “Фестиваль программасы башлангач, башка төрлерәк фильмнар белән кызыксына башлаучылар нәкъ менә шул муниципаль кинотеатрларга килә башлый. Минемчә, Авиатөзелеш районындагы тамашачыларны да шундый кино карарга өйрәтергә кирәк”, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова. Ул үзе дә фестиваль киносын яратып каравын, аның фикерләүгә этәргеч бирүен билгеләп узды. “Ниндидер зәвыгың, әхлагың булса, аны гел карап торасы килә, ул бөтенләй башка төрле бит. Минемчә, муниципаль кинотеатрлар, тамашачыларны җәлеп итәр өчен, башта массакүләм продукттан башларга, аннары әкренләп заманча кинематографистлар тудыра торган башка төрле фильмнарга күчәргә тиеш”, - диде Айтуганова.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев