Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Миләүшә Айтуганова быел “Татар моңы” конкурсына татар киносын кушачак

Быел “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концертында катнашучылар татар спектакльләре һәм кинофильмнары аша халык арасында популярлашкан җырларны башкарачаклар. Бу турында бүген конкурска багышланган матбугат конференциясендә проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. Искәртеп үтәбез, Миләүшә Айтуганова бер ел чамасы элек “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры итеп билгеләнде, ул – Казан мөселман кинофестивале директоры һәм татар киносы продюсеры. “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелде. Анда жюри рәисе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, проектның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, жюри әгъзалары - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм проектның башкарма продюсеры Илсөяр Шиһапова катнашты. Матбугат конференциясенә конкурсның былтыргы лауреатлары Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев та килгән иде.   Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин “Татар моңы” башка конкурслардан нык аерылып торуына басым ясады. “Катнашучылар 15 яшьтә булса, Казан музыка колледжына, яки яше зуррак булса Казан дәүләт консерваториясенә, Казан дәүләт мәдәният институтына керүен күзәтеп торабыз, - диде ул. – Конкурста катнашкан Ильяс Шәрипов хәзер миндә укый, Айдар Вәлиев беренче адымнарын шушы конкурстан башлады”.   Миләүшә Айтуганова конкурска профильле белем алмаучыларның да күпләп килүен әйтеп узды. “Аларның осталыгы консерватория дәрәҗәсендә түгелдер, ләкин аларның омтылышы бар, бозылмаган халыкчан манералары сакланып калган”, - диде ул. Алар бит балалар. Катнашучыларның яртысы 15 – 18 яшьләрдә. Әле алар башлыйлар гына. Алар өчен осталык дәресләре бик кирәк. Конкурс алар өчен мәктәпкә тиң”, - диде тугыз ел дәвамында “Татар моңы” конкурсы белән шөгыльләнгән һәм аның гала-концертын оештыручы Миләүшә Айтуганова.   Искәртеп үтәбез. “Татар моңы-2017” конкурсының I туры узган ял көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында үтте. II һәм III тур 20 - 25 ноябрь көннәрендә “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында туры эфирда барачак. Конкурс кысаларында сәнгать әһелләре һәм популяр артистлар традицион осталык дәресләре үткәрәчәк. Мәгълүмат өчен. “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Гамәлгә куелганда конкурсның дирекциясе бар һәм аның башкарма директоры танылган эстрада җырчысы Вил Усманов иде. Соңгы берничә елда аны Илсөяр Шиһапова алыштырды һәм конкурс Казан дәүләт мәдәнит институты карамагында үткәрелә башлады. Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова.

Татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев