Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милек салымын түләп бетерү вакыты кичектерелә

Тиздән гражданнар узган ел өчен милек салымын түләргә тиеш. Быел физик затлар җиренә, транспортка, милеккә салымны түләү срогы ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр күчерелгән дип хәбәр итә Салым федераль Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстанда яшәүчеләргә милек салымнарын исәпләү эшләре тәмамланган.

Гражданнар салым органнары җибәргән белдерү хаты һәм заказлы хатлар яки шәхси кабинет онлайн сервисы аша электрон рәвештә җибәрелгән хатларга нигезләнеп түләргә тиеш булачак.

Салым түләүченең шәхси кабинеты булган очракта салым түләү турындагы мәгълүмат электрон рәвештә генә җибәреләчәк. Аларга почта аша кәгазь вариант килмәячәк. Бу агымдагы елның сентябрь-ноябрь айларында кабинет ачучыларга кагылмый.

Татарстанда яшәүчеләргә 2015 ел өчен салым турында белдерү хаты октябрь уртасына кадәр җибәреләчәк.

Салымнарны банк бүлекләрендә, терминаллар, почта бүлекләре аша һәм www.nalog.ru. сайтында онлайн сервисы аша түләргә мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев