Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Михаил Бабич Россиянең Украинадагы илчесе булырга мөмкин

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Россиянең Украинадагы илчесе булырга мөмкин. Бабичның кандидатурасы Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитетына каралу өчен кертелгән. Бу хакта комитеттагы чыганакка сылтама белән “Интерфакс” яза. “Михаил Бабич кандидатурасы безнең комитетка каралу өчен кичә үк кертелде”, - дип аныклап узган агентлыкның әңгәмәдәше. Чыганак сүзләренчә, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты бүген 15.30да җыела. Көн тәртибендә дипломатик вәкилләрне, шул исәптән РФның Украинадагы илчесе кандидатурасын раслау мәсьәләсе каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев