Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәүлидне бәйрәм дип кабул итү һәм аны уздыру - традицион ислам символы" - Рөстәм хәзрәт Батров

Радикаллашкан, исламның заманча интерпретацияләре тарафдарлары Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үтүгә каршы чыга. Әмма Мәүлидне бәйрәм дип кабул итү һәм аны уздыру - ул традицион ислам символы, дип саный Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров.  Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. "Бу айны Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в) якынаю өчен файдаланырга кирәк – пәйгамбәрне зурлаган китаплар укырга, салаватлар әйтергә киңәш ителә", - диде хәзрәт. Аның сүзләренчә, Татарстанда Мәүлидне бәйрәм итүнең мәгънәсе аны билгеләү белән генә чикләнми, бәйрәмнең милли асылы да бар. "Әгәр узган ел Болгарда Татарстан Диния нәзарәте уздырган Мәүлид бәйрәмендә булсагыз, күргәнсездер, сценарийга салават әйтүләр, торып басулар кергән иде. Бу каяндыр табылган хәрәкәтләр түгел, алар традициядән алынганнар, алар борынгыдан безнең халыкта гадәткә кергән", - дип аңлатты ул. Рөстәм хәзрәт фикеренчә, исламны милли традицияләр яссылыгында торгызу бик мөһим. "Мәүлид әлеге уңайдан - төп чараларның берсе", - диде ул. Мәүлид ән Нәби - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне.  Быел ул 11 декабрьгә туры килә. Татарстанда әлеге уңайдан төп чара Болгарда узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев