Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәүлид аенда Кама Тамагы районы күләмендә күп чаралар уздырылган

Шушы изге айның соңгы көннәре якынлашканда Олы Салтыкта, аннан алда Кече Бортас авылында дини мәҗлесләр булуы турында районның “Идел таңнары” газетасы хәбәр итә. Олы Салтык мәдәният йортына да өч дистәдән артык кеше җыелды. Мәҗлесне районыбыз имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин дога укып ачып җибәрде. Галимулла хәзрәт бу кичәнең ничек барлыкка килүе, аның әһәмияте турында сөйләде, халык сорауларына җавап бирде, үзенең кайбер фикерләрен җиткерде. "Мәүлид" - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) туган көн. Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү, хәер өләшү - Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә. Олы Салтыктагы кичәдә мөслимәләр мөнәҗәтләр әйттеләр. Соңыннан чәй табынына җыелдылар. Кече Бортас авылы мәчетендә дә “Иман нуры” дип исемләнгән Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә Олы Бортас Һәм Кече Бортас, Балчыклы авылыннан кунаклар килде. Бәйрәмне авыл имамы Мөнир абый Гайнетдинов Коръән сүрәләре белән башлап, мәгънәле итеп вәгазьләр сөйләде. Килгән кунаклар тарафыннан мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Мәүлид бәйрәме биредә дә чәй табыны янында дәвам итте. Соңыннан дини мәҗлесне оештыруда булышучыларга зур рәхмәт белдереп, икенче елга да шулай исән-сау күрешүләр насыйп булсын, дигән теләк белән бәйрәм табынына догалар укылды, диелә Кама Тамагыннан алынган хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев