Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Метеорологлар җылы һәм карлы декабрь вәгъдә итә

Метеорологлар Казанда декабрь аенда җылы һава торышы һәм күп кар явачагын вәгъдә итә. Алдагы атнада һава температурасы көндез 0 дән 1-2 градуска кадәр салкын булырга тиеш, дип саный Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев. Метеоролог айның шулай ук җилле булачагын җиткерә. Әмма ул Яңа ел төненә фаразлар бирмәгән. “Без Скандинавия циклонының көньяк перифериясендә. Шунлыктан атмосфера фронтлары безгә тотрыксыз һава торышын алып килә. Җилнең тизлеге секундына 5-7 метрга җитәргә мөмкин”, – дип метеоролог сүзләрен китерә уку йортының матбугат хезмәте. Бүген Татарстанда урыны белән җилле буран, бозлавык һәм +2 градуска кадәр җылылык көтелә.
Татар информ
фото: pixabay.com; jill111

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев