Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең Зур театры тарихи сәхнәсендә татар балетчысы Рудольф Нуриевкә багышланган чара узачак

Зур театрның легендар артисты турындагы “Нуриев” балеты 1960 – 1990 еллар костюмнары кулланылган байопикка әйләнәчәк, дип сөйләгән “Интерфакс”ка постановка режиссеры Кирилл Серебрянников. “Бу байопик бөтен тормыш турында булачак. Постановка үз эченә балетчының бала чагы, Россия урамнары, мәктәп елларыннан башлап, Вагановскийга, финалга, үлеменә кадәр вакытны алачак. Бу балетта бер тормыш. Ул 1960, 70, 80, 90 еллар, берничә чор турында булачак. Шуңа күрә монда, нигездә, тарихи костюмнар кулланылачак. Бу бик кызык бирем иде, ә һәм аны язу бик мавыктыргыч булды”, - дип аңлаткан режиссер. "Нуриев" байопикы командасына хореограф-куючы Юрий Посохов, режиссер һәм сценограф Кирилл Серебрянников, композитор Илья Демуцкий керә. “Нуриев”та төп рольне кем башкарачак дигән сорауга режиссер әлегә бу мәгълүматның сер булуын хәбәр иткән. Шул ук вакытта ул партияне бер артист кына башкарачагын искәрткән. "Мин Нуриев бер генә булыр дип уйлыйм. Бу бик катлаулы партия. Ләкин балетта бер генә башкаручы була алмый, чөнки техник яктан аның берничә дубле булачак. Аларның барысы да йолдызлар”, - дип аңлаткан Серебрянников. Ул хәзер декорацияләр ясау белән шөгыльләнә, ә костюмнарны Елена Зайцева белән эшли. "Юра Посохов куючы буларак репетицияләр ясый башлады. Постановкага язылган Илья Демуцкий музыкасы оркестрга салынуга инде тапшырылды”, - дип сөйләгән режиссер. Зур театрның тарихи сәхнәсендә "Нуриев"ның премьерасы 11 июльгә билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев