Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең Заманча каллиграфия музеенда узачак VI Халыкара каллиграфия күргәзмәсендә татар осталары да катнашачак

2017 елның 1-10 сентябрендә Мәскәүнең Заманча каллиграфия музеенда VI Халыкара каллиграфия күргәзмәсе узачак. Чарада Казаннан каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева һәм әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш катнашачак. Күргәзмә Мәскәүнең “Сокольники” паркы территориясендә үтәчәк. “Киләсе елгы күргәзмәгә Казаннан киләчәк Гөлназ Исмәгыйлева һәм Нәҗип Нәккашның эшләрен бер тема – Ислам берләштерә. Ләкин шул ук вакытта аларның хезмәтләре башкаларның гарәп каллиграфиясе үрнәкләреннән милли колорит өслүбендә эшләнүе белән аерылып тора. Нәҗип Нәккашның телне аңлау һәм аны визуаль чагылдыруында оста талант кулы сизелә. Аеруча аның нечкә эшләнгән орнаментлары игътибарны җәлеп итә”, - ди оештыручыларның берсе Анастасия Моисеева. Каллиграфия музее хезмәткәре әйтүенчә, Казан каллиграфия мәктәбе турында сүз алып барыр өчен халыкара күргәзмәләрдә катнашучыларның күп булуы мөһим. 2017 елгы күргәзмәдә исә Казаннан катнашырга әлегә ике кеше генә теләк белдергән. "Без аларның көчле һәм җитешсез яклары турында берни әйтә алмыйбыз. Бары тик Казанда каллиграфия мәктәпләрендә сәләтле балаларны яхшы осталар укытадыр дип фаразлыйбыз”, - ди Анастасия Моисеева. Проектның гомуми исеме даими сакланып кала - “Дөнья каллиграфиясе серләре”, әмма күргәзмәнең исеме ел саен үзгәрә. 2017 елгы VI Халыкара каллиграфия күргәзмәсенең исеме “Тормыш өчен” дип билгеләнгән. Шулай ук бу тема кысаларында катнашучыларга “Остаз”, “Беренче сүз”, “Каллиграфия. Эри баручы чор авазы”, “Беренче “Мин” тууы” төшенчәләре кысаларында үз талантларын ачу тәкъдим ителә. “Мондый күргәзмәләр төрле халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңларга мөмкинлек бирә”, - ди чараны оештыручылар. Белешмә өчен: Күргәзмә 2008 елдан башлап оештырыла. Шушы вакыт эчендә проектта 60 илдән 200 дән артык үз эшенең данлыклы остасы катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев