Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең "Юность" журналында татар язучыларының әсәрләре нәшер ителәчәк

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтте. Мәскәүдә 1955 елдан бирле нәшер ителүче “Юность” журналының бер саны Татарстанга багышланачак. “Юность” журналының баш мөхәррир урынбасары Игорь Михайлов белән очраштык, - диде Данил Салихов. - Быел ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәскәү басмасы безнең республика язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырырга карар кылган. Яшь һәм урта буын иҗатчыларның унлап проза әсәрен “Юность" редакциясенә тапшырырга сөйләштек. Мондый проектлар элегрәк тә булгалаган, ләкин тулы бер сан һәм берничә язучының бергә нәшер ителгәне юк иде әле. Безнең өчен зур куаныч. Озакламый сайтка урта буын һәм яшь авторларның әсәрләрен урнаштырачакбыз. Шуннан инде, иң яхшылары сайлап алынгач,  “Юность” редакциясенә тапшырылачак”. Әлегә “Юность” журналында кайсы язучыларның әсәре бастырылачагы билгеле түгел. Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе белдергәнчә, авторларга гонорар түләнми. "Абруйлы журналда әсәреңне бастыру язучыга яңа иҗат офыклары ачарга ярдәм итәчәк", - ди ул. Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елның җәендә Казанда “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе ачылган иде. Әлеге иҗади проектның бурычы - прозаиклар, шагыйрьләр, публицистларга Казанга килеп, башкалабыз турында әсәрләр язарга мөмкинлек тудыру. Күптән түгел Игорь Михайлов һәм “Иске татар бистәсе” арт-резиденциясе проектының модераторы һәм кураторы, язучы Илдар Әбүзәров Татарстан Язучылар берлегендә Данил Салихов һәм шагыйрь Рәмис Аймәт белән дә очрашты. Алар хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Мөршидә Кыямов, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев