Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең "Ватан" җәмгыяте аэропортка Тукай исемен бирүгә бәйле мөрәҗәгать кабул итте

Мәскәү татарларының “Ватан” оешмасы (“Ватан” милли демократик партиясе) Казан аэропортына Г.Тукай исемен бирүгә бәйле мөрәҗәгать кабул итте. Бу мөрәҗәгатьтә Казан аэропортына Лобачевский исемен бирүне сораган журналист Олег Кашинга да җавап бирелә. “Габдулла Тукайның бөек татар шагыйре икәнен бу әфәнденең исенә төшерәсе килә. Казанны нигезләгәндә һәм 1552 елга кадәр халык татарлардан гына торган”, - диелә мөрәҗәгатьтә. “Ватан” җәмгыяте Россиядә борынгы мәдәниятле җирле халыклар да яшәвен искәртә. Мөрәҗәгатьтә күп кенә рус сүзләренең татар теленнән алынуы әйтелә. Мәсәлән, караул, есаул, стол, стан, кремль, печь һәм башкалар. “Милли берни дә кирәкми, барысы да бертөрле булырга тиеш дигәнне бер халык вәкиле дә булмаган, үзенә яхшы карьера төзергә теләгән кеше генә әйтә ала. Алар өчен үзләренең югарылыкта булу теләге, шәхси амбицияләре илебезнең бердәмлеген саклавыннан да кадерлерәк”, - диелә “Ватан” җәмгыяте текстында. Мөрәҗәгатьтә халыклар арасында үзара ихтирам, тигез хокук һәм азатлык булганда гына дәүләтебезнең нигезе нык, диелә. “Милләтара татулык, тынычлык һәм дәүләтнең бердәмлеге шул чакта гына мөмкин”, - дип саный “Ватан” җәмгыяте.
“Татар-информ”, Динар Вәлиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев