Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә "Тукай энциклопедиясе" тәкъдим ителәчәк

26 апрель - Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 132 ел тулган көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре "Тукай энциклопедиясе"н тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
"Тукай энциклопедиясе" - татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.
Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.
864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барысы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә тәкъдим ителә.
 Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев